Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Масгуд Гайнутдин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02769-4
Скачать книгу
50 нче еллар – аланнарның Көнчыгыш Европага күченүе; 70 нче еллар һәм 134 ел – аланнарның Мидиягә һәм Парфян (көньяк-көнчыгыш Каспий буена) яу чабуы, 131–140 еллар – хәзәрләр бабаларының Терекнең түбән агымы һәм Сулак буйларына күченүе; 151–160 елларда һуннарның бер өлеше Җаек-Идел буйларына күченүе; готларның Сканздан Висла буйларына күчүе; 191–200 еллар – хәзәрләр һәм барсилларның Кура елгасы ары ягына (Иранга) яу чабуы һәм аланнар тарафыннан тар-мар ителүләре; 220–230 еллар – Дон һәм Кубань елгалары арасында аланнар тәэсире көчсезләнеп, һуннарның көчлеләнүе; 261–270 еллар – Төньяк Кара диңгез буйларын биләгән готларның Кара диңгезнең көньягы һәм Эгей диңгезе буйларын талавы; 361–370 еллар – Кара диңгездән Балтыйкка, Дунайдан (Донга кадәр) готларның Германарих державасы; 370 еллар – һуннарның Германарих империясен тар-мар итүе; 377 ел – Паннониягә (Венгрия-Румыниягә), 381–390 елларда Грециягә һөҗүмнәре; 391–400 елларда һуннарның Сириягә, Месопотамиягә һөҗүмнәре, Византиядә готлар восстаниесен бастырулары.

      160–170 елларда – славяннар турында беренче хәбәрләр, 411–420 елларда славяннарның скловеннар, антлар, венеялар исеме белән өч төркемгә бүленүләре. Әлбәттә, 160 елларга кадәр инде славян теле дә, ниндидер форматта кабиләләре дә булган. Әмма төркемнәр, хәрәкәтләр башында торган башка кавемнәргә кушылып, тарихи процессларда бернинди күренекле эшчәнлек күрсәтү белән аерымланмастан, «этник эретмә» хәлендә яшәгәннәр. Аерым каһарманнары кайсыдыр вакыйгаларда тырышлыклары белән ни дәрәҗәдәдер уңай нәтиҗәләр күрсәтсәләр дә, андый уңышлар шул процесс башында торган кавем исеменә язылган. Германарихлар, Аттилалар, Кубратлар, төрек, хәзәр каганатлары, аланнар, аварлар, хәтта бәҗәнәкләр, кыпчаклар заманында да Кара диңгез буе, Каспий алды далаларында славяннар төп кавемнәрдән булмаганнар. Соңрак чордагы кайбер вакыйгаларда аларның исемнәре алгы планда күренгәли башласа да, халыкларның бөек күченүләре вакытында үзләре аерымланып, «ил» (берләшмә) хәленә килеп, үз исемнәреннән яу чабуларын расларлык дәлилләр ул заманнар тарихында күренми. Ул чордагы берәр хәзәр каганының дипломатия шартларына яраша, кайбер һөҗүмнәрдә, үз исемнәрен күләгәдә калдырыр өчен, солых вакытларында Византия һ. б. күршеләр белән үзара кирәксез үпкәләшүләр тудырмас өчен, «тәртипкә буйсынмас», «бозгынчы» славяннар һөҗүме рәвешендә яулар оештыргалаган булуы бик мөмкин. Славян исеме әледән-әле телгә алынудан ул шартларда әле шундый нәтиҗә генә чыгарып була: гот, алан, авар, болгар, төрек, хәзәр каганатлары вакытындагы Кара диңгез буйларыннан славяннар һөҗүменең хәбәрләре, исемнәре телгә алына башлаган көннәрдән бу кабилә исеме әлеге «дипломатия» рәвешендә һәм максатында файдаланылган… Дөрес, күпмедер вакытлардан соң җанлана башлаган аерым кабиләләр арасында, сәүдә табышларыннан үзләрен өлешсез калдыруларына ризасызлык йөзеннән, бу тараф кабиләләренә күршеләрен һәм юлларындагы азгыннар төркемнәрен берләштереп, ризасызлык кузгату, солыхны бозу өчен генә яу чабулар да ишәйгәннән-ишәя