Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Масгуд Гайнутдин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02769-4
Скачать книгу
– һуннарның да Җаек – Балхаш арасында күченеп йөргән бер өлешен шул ук исем белән әлеге сәүдәгәрләр иленә һәм халкына кушкан. «Искил» атамасының Кара диңгез буе далаларындагы титул халык скиф (Афина шәһәренең исеме госманлы төрекләрдә Атина дип аталган кебек) «эскид» исеменнән алынган булуы да мөмкин. Кайбер хезмәтләрдә Урта Идел төбәген – «Искилләр иле», халкын «искилләр», «чигилләр» дип язалар. Искил, чигил халкын Идел белән Балхаш арасында күченеп йөриләр дип аңлаталар. Бу күчмә искилләр Төрек каганаты (VI гасыр), Хәзәр каганаты (VII–IХ гасыр) вакытында Идел-Чулман «плешеголовыйлар»ы (зур автономияле сәүдәгәрләре белән) бер халык булып укмашкан дип расларга дәлилләр күренми. Ә Аттиланың сәяси-административ абруе һәм куәте бу ике төркемне, ягъни һуннар-искилләрне, озак елларга бер халык итеп укмаштыра алырлык традицияле иткәнгә охшый. Ике тараф та моны үзләре өчен мәҗбүри дип тапкан, аңа буйсынган, ул бердәмлекне халык, ил исеме итеп күп йөз еллар буена саклап йөртүгә ризалашкан.

      Яңа меңьеллык – яңа эра – «плешеголовыйлар»ның Төньяк мех сәүдәсе монополиясенә җимергеч һәлакәтле кизәнүләр (норманнар, варяглар) чорын алып килә. Әле һуннар Идел, Дон, Днепр буйларына килеп чыкканчы ук, кайдандыр Балтыйк буйларыннан готлар дигән герман кабиләсе күтәрелеп, Кара диңгез ярларына, Дунай буйларына кадәр берләштереп, III гасырда остготлар (Көнчыгыш) дәүләтен мәйданга китерә. Күрәсең, бу остготлар дәүләте дә Идел мех сәүдәсенең аерылмас бер тармагы булып яшәгән. Киләчәктә Идел-Чулман төньяк сәүдәсен икенче планга сөрәчәк, «варяглардан грекларга су юлы» дип аталачак сәүдә юлын формалаштыру-җанландыру, актуальләштерү эше башланып китә. Әмма Көнчыгыштан һуннар ташкыны килеп чыгып, остготларның үзләрен Кара диңгез, Днепр буйларыннан Византиягә, Дунайдан ары якларга куып җибәрәләр. Һуннарны Венгрия киңлекләренә алып киткәндә, Аттила «мех-акча» ихтыяҗы чамасыз үскән, мөстәкыйль берәмлеккә әйләнү эзенә төшкән бу яңа су юлларына хуҗа булып, төньяк бүлегенә (Ильмен) – славяннарны, Дала (кыр) өлешенә поляннарны күчереп утыртып калдыра. Кыскасы, Аттиланы «Батый в квадрате» дип атарга мөмкин. Ул көнчыгыш Европаны гына түгел, аның Көнбатышын да (Герман, Франк, Британ, Пиреней (Вестгот, Вандал), Италия (Остгот, Лангобард) кабилә берләшмәләрен дә дәүләтчелеккә оештырышып йөри һәм үз илен – һуннар берләшмәләрен – дәүләтчелек, цивилизациялелек орлыгы итеп, бөтен Европа киңлекләренә сибеп-таратып калдыра.

      Идел-Чулман буе искилләрен «болгар» исеменә күчүгә китергән илләренең болгарлар белән кыска вакытлы конгломераты, механик укмашуы, шул җирлектә Аттила хөкүмәтенең глобаль программаларын гамәлгә ашыру юлында башлана.

      Көнбатышка яу планын әзерләгән вакытта ук, Аттиланың шул кампаниянең мөстәкыйль бер тармагы – «икенче фронты» итеп Кече Азиягә һәм Византия башкаласы юнәлешендә һөҗүмнәр – яу чабуларны оештыруы күз алдында тотыла. Бу һөҗүмнәрне оештыру хәзерге тарихта утигур, кутригур, акацир кебек кабиләләрдән