Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Масгуд Гайнутдин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02769-4
Скачать книгу
үк булмаса да), хәтта ниндидер каләм хезмәте күрсәтүгә ирештеләр. Юлдан яздырылган татарны «болгар» кармагына каптыру мөмкинлеген совет режимы башбаштаклыклары, ниһаять, аякландыра кебек дип уйлаганнар, күрәсең, булачак «болгарлык»ларының ниндидер (килбәтсез) идеологиясен әзерләү хәстәрен күрә башлыйлар. Традициясез, чыганаксыз рәвештә «болгар дастаннары», «Җәгъфәр тарихы», «Мөхәммәдьяр биографиясе», «Мөхәммәдьяр тарихы» кебек «борынгы» болгар фольклорын формалаштыра башлыйлар. «Беренче коймак төерле була» дигәндәй, һәрбер ясалма нәрсә кебек, бу фольклорлаштыру да «рациональләштерелгән» һәм әкиятләштерелгән булып чыга. Совет режимы үзе «фатиха» биргән эшкә Рәсәй дигән патшалыкта мөмкинлекләр чикләнмәгән. Татар тарихы турында («болгар» булмаган кешеләр язган) берәр брошюра чыгару мөмкинлекләре юк заманда Һ. Атласи татар тарихын рус чыганакларыннан борынгы татар язмалары белән сипләүне хәтерләткән типологиядә, димәк, фактлар ягыннан шактый эчтәлекле һәм мәгънәле хәлгә китерелгән. Р. Н. Безертиновның «Татары, тюрки – потрясатели вселенной», «История Великих империй» дигән өч томлы (!) тарих китабы басылып чыга… «Ите булмаганга үпкә дә тансык» диләр. Чын фольклор үрнәкләре сакланмаган икән, ерак гасырлар турында ялган-алдашудан сыгып ясалган фальсификацияләр дә файдалы булып күренә ала. Фольклор калыбындагы хыялый фараз макеты кимчелеклелегендә кебегрәк бер нәрсә булып күренә ала. Кыскасы, бөтенләй булмауга караганда, нәрсәнеңдер булуы, гәрчә ялган булса да, бушлыкны бераз пәрдәли ала. Боларның да барлыгы юклыктан, бушлыктан хәерле. Әмма аларны ниндидер өркеткеч күрсәткән нәрсә – саташуны хәтерләткән килешсез һәм үлчәүсез «болгар» дигән «бәйләнчек» (навязчивыйга әйләнгән) саташулары белән тәмсезләндерүдә. Барлык чамалардан узулары нәфрәт тудыра.

      «Болгар» дип котырынулар үз халкы – татарга дошманлыкларын искәртүдән башка бернәрсә дә түгел. Моны болгарга артык бирелгәнлек, аны чиксез ярату нәтиҗәсе – чагылышы дип уйларга бернинди нигез юк. Яратсалар, һич югы, аны белергә, чын, реаль тарихын ачыкларга тырышырлар иде. Болар үзләре әвәләгән, фольклор чикләренә дә сыеша алмый торган буталчыклардан котылу зарурлыгын да сизмиләр. Булган кадәр тарихи хәрабәләрдән саташулы әкиятләштерү дөньясыннан чыгарга куркалар. «Болгарлар»ны, аның тарихи, фактик конкретлыгын шул «хәрабәләр» чикләрендә сакларга (яшерергә) мәш киләләр. Ә бит Идел-Чулман төбәге халкы тарихын гомуми күләмдә күз алларлык материал (хәтта Геродотлар заманнары ераклыкларына кадәр) тарихта бар.

      Бу төбәк халкы 2500 еллар дәвамында, башлыча тарихның олы юлында, әмма һәрчакта диярлек күп этнослы (төрле халыкларны берләштергән) олы сәяси-административ берәмлекләр составына кереп яшәгән (кимирлар, скифлар, һуннар, Төрек каганаты, Хәзәр каганаты, Алтын Урда, Мәскәү патшалыгы, Рус империясе, СССР, Россия…). Бервакытта да бу берләшмәләрнең чикләнмәгән хокуклы хакимнәре Урта Иделнең бу халкы булмаган дияргә була. Дөрес, хуҗалык итү