Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…. Радиф Сагди. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Радиф Сагди
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2010
isbn: 978-5-298-03397-8
Скачать книгу
Өчесен дә сакал-мыек баскан, күзләреннән явызлык бөркелә. «Әй сез, исән-сау кайтып җитүегезне теләсәгез, хәзер үк арбаларыгызны калдырып ычкыныгыз моннан!» – дип кычкыра араларыннан берсе. Шунда Зәйнетдин бабам таныш тавыштан сискәнеп куя: «Тукта әле, тукта, кемнеке соң бу тавыш? Бигрәк тә таныш. Кәләм карак түгелме соң бу?» Бабам яхшылабрак күз салса, көрәк хәтле сакаллысы бурлыкта йөрүче авылдашы үзе икән бит. «Кәләм туган, бу бит мин, Сафа улы Зәйнетдин», – дип кычкыра ул аңа. Танылган карак та бабайны танып ала. «Синмени әле бу?! Ә болары кемнәр, кайсы авылдан?» – дип төпченә. Күрше урыс авылыныкы икәнен белгәч: «Син хәзер ычкын, алар белән башкача сөйләшербез», – ди. «Юк, Кәләм! Минем юлдашларымны рәнҗетсәгез, мәңге риза-бәхил түгел. Алар да безнең кебек эт тормышында газап чигә. Өйләрендә балалары, әти-әниләре көтә. Үзең дә бит яхшы хәлдән йөрмисең угрылыкта. Әгәр дә берәрсенә кагыласың икән, мине дә таларга туры килә сиңа», – дип, бабам арбасыннан балтасын суырып чыгара. «Шул кяферләрне яклыйсыңмы?» – ди атаман нәфрәт белән. «Мин алар белән нужа куам. Әгәр безне таларга уйлыйсың икән, соңгы сулышыбызга хәтле каршы торачакбыз. Мин алар белән герман сугышында да булдым. Тәмугның да чынын күрдем. Хәзер дә газапның иң авырын күтәрәбез. Кит юлыбыздан, Кәләм туган. Безнең өй тулы бала-чага. Каргышлары төшмәсен», – ди бабам. «Яхшы чакта таегыз моннан. Тик шуны онытма, Зәйнетдин, син – мине, мин сине күрмәдем. Язган булса күрешербез!» – дип, Кәләм карак, атын борып, әшнәләре белән урман эченә кереп югала. Хәтәр заманнар. Караңгы урман эчләрендә, чокыр-чакырларда күпме кеше югалгандыр бу коточкыч ачлык елларында.

      Инде шулай этләнә торгач, өйдәгеләрнең ипигә тамаклары туя башлый. Тик авылдашлар арасында да төрлесе бар бит. Бабай өстеннән әләклиләр, имеш, спекуляция белән шөгыльләнә. Аңа «буржуй калдыгы» дигән ярлык тагалар, өе тулы бала-чага, карт анасы булуын да исәпкә алмыйлар. Беренче мировойда немец ядрәсеннән җәрәхәт алып, корышып каткан кулы белән кечкенә арба тартып, очын очка ялгаганын да күрергә теләмиләр. Милиция чакыртып, юк-бар малын да талап алалар. Урман эченнән килеп чыккан бурлардан котылып була, тик боларыннан котылу юк икән. Кайтмый башлый ул шуннан соң үз ягына, урыс иптәшләренә ияреп, Казаннан әллә ни ерак булмаган авылларга барып кына алыш-биреш итә. Ләкин авылга хуҗа булып алган хәерчеләр моның белән генә тынычланмый. Булачак әнием Гөлчирәне, абый-апаларымны, тәтәм Фәгыйләне, кан-яшь елатып, «колхозда да эшләмиләр, шуңа карамастан совет икмәген ашыйлар» дигән сылтау белән, бабамның соңгы бозавын алып чыгып китеп суялар да төне буе ит ашап, эчеп яталар. Әлбәттә, алар арасында авылыбызның адәм рәтле кешеләре булмаган. Күп еллар узгач та, тәтәм ул бәндәләрне рәнҗеп искә ала торган иде. Авылыбызның чиста күңелле кешеләренең дә яклап сүз әйтергә кыюлыклары җитмәгәндер. Чөнки үз хәлләре хәл! Кайткан саен мөртәт бәндәләр бәйләнеп йөри торгач, Сафа улы Зәйнетдин туган авылында тагын да сирәгрәк күренә башлый. Шулай да айга бер-ике мәртәбә