Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…. Радиф Сагди. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Радиф Сагди
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2010
isbn: 978-5-298-03397-8
Скачать книгу
чакыралар. Инде яңа әсәргә утырсак та, эш янә элекке эзеннән бара. Тагын мине, «ут борчасын», театр дәресеннән сөрәләр… Төплелек җитми әле миңа, малай, тәтәнең иркә оныгы булып үсү комачаулый. Шуңа да карамастан алдан ук әйтеп куям: 1974 елны Казанның 113 нче татар мәктәбен тәмамлап, 180 кешелек конкурсны үтеп, Илгизәр Хәсәнов, Мансур Бикмуллин, Шамил Миңнуллин һәм мин театр училищесына укырга кердек. Режиссёр Марсель Сәлимҗанов үз курсына унөч кеше сайлап алса, шуларның дүртесе минем сабакташлар иде.

      Шуларның берсе, әле укырга кергәнче үк, Камал театрында эшләячәге билгеле булган, таза, нык бәдәнле, чибәр Мансур Бикмуллин: «Артист – ирләр эше түгел ул», – дип, беренче дәрескә үк килмәде. Өчәү генә калдык без хәзер, «Өч мушкетёр» дагы кебек. Йә кайсы мәктәпнең бер классыннан дүрт укучының берьюлы театр училищесына керә алганы бар? Элек тә булмаган ул, бездән соң да булмастыр. Ни кызганыч, безнең д’Артаньяныбыз үз теләге белән сәнгать арбасыннан төшеп калды.

      Гафу итегез, вакытны узарга тырышып, алга таба чаба башладым, ахры. Еллар аша кире сикереп, тугызынчы класска, химия дәресенә, төрекмән малае Таһир Овезов янына кире кайтыйм әле.

      Авылдан күчеп килгән көннәрдә мине үртәп, кызык ясап, мәзәк сөйләп йөргән егет хәзер иң якын дусларымның берсенә әйләнде. Аның миңа карашы Бикмәтов Ринат белән бергә-бер чыгып сугышкан көннән соң уңай якка үзгәрде. Урысча белмәвемнән рәхәтләнеп көлми ул хәзер, киресенчә, үзе белгән хәтлесен өйрәтә, аңлата ук башлады.

      Таһирларның гаиләләре ишле иде: ике малай, биш кыз. Күз алдына китерәсезме – җиде бала һәм өлкәннәр. Алар баракта – ике кечкенә бүлмәдә яши иде. Әниләре дә шул ишле гаиләнең ашарына пешереп, кием-салым үтүкләп, өй хуҗалыгын кулында тотты. Кая инде ул берсеннән-берсе кечерәк сабыйларыңны ташлап эшкә чыгасың. Хәрби хезмәттә йөрүче прапорщик әтиләренең эшләп тапкан акчасы рәтле кием-салым алырга да, туйганчы ашарга да җитмәгәндер, күрәсең. Инде болай да таза, симез булуына карамастан, Таһирның уенда һәрвакыт тәмле итеп тамак ялгау иде. Унынчыны бетергәч, тавык төшенә тары керә дигәндәй, ул повар булырга хыяллана башлады.

      – Их, Хәниф дустым, бер табада, тәмле исләр чыгарып, тавык пешә, өстенә күп итеп суган да салып җибәрәсең дә кыздырып бетерәсең. Кәстрүлләрдә шулпа, борщ, пилмән кайный. Яшел укроп, суган сибеп җибәрәсең дә ипигә калын итеп ак май сылап, башта үзең утырып ашыйсың… Аннан сөтле чәй, кофе, телисең икән, кесәл, йә булмаса компот эчеп куясың. Җаның ни тели – барысы да бар. «Сәлам, Таһир!» – дип, Газик белән (Гаҗиев Ринат турында сүз бара) сез килеп җитәр идегез. Мин сезне шартлаганчы сыйлар идем, дигәч, булачак аш остасы: «Бушлай», – дип тә өстәп куя. Аның шул «бушлай» дигән сүзендә тирән мәгънә ята да инде. Мин эшнең кай тарафларга киткәнен шундук аңлап алам. Ул, көн саен ук булмаса да, төрле хәйләләр табып, безгә кунакка керергә тырыша. Өйдә бит ашаган өчен акча сорамыйлар, ашханә түгел, бушлай ашаталар. Таһир дустым да, пешекче булгач, безне «дарым-шарым» га ашатасын күз алдында тотып, «аванс» сорый. Ягъни бүген аны кунак иткәнсең икән, киләчәктә үзеңә дә уны белән