шундук мохтаҗлыкта, хәерчелектә ачлы-туклы яшәүчеләр җыеп ала торган була. Шундый көннәрнең берсендә авылның бер хөрәсән ялкавы бабай белән очраклы гына очрашып бәхәскә керә: «Менә син, Зәйнетдин, үзең колхозда да эшләмисең, үзең – аның икмәген, сыерың коллектив печәнен ашый. Дөрес түгел бит бу. Без монда колхоз-колхоз дип бил бөгәбез», – дип бәйләнә. Туры вә үткен телле бабам күп уйлап тормастан: «Аллага шөкер, колхозыгызда эшләмәсәм дә, Сталин ашаган токмачларны гына ашыйбыз әле», – дип ычкындыра. Өч көн дә үтми, аны милиция килеп кулга ала. Тәмтедәге НКВДда ул нинди ахмаклык эшләгәнен аңлап, ятим калган балаларын күз алдына китереп, кычкырып-кычкырып елый. Соңлап булса да, нинди бәдбәхет белән бәхәсләшкәнен аңлый, тик эш узган шул инде. «Ярый әле, Мифтахетдин белән Мәүлетдинем егет булып килә. Себергә сөрсәләр, сеңел туганнарын, әниләрен ачтан үтертмәсләр әле. Колхоз кырларында да ярыйсы гына икмәген үстерә башладылар, шул ипидән аерма инде туганнарымны», – дип, бабай Ходай Тәгаләгә ялвара.