Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02794-6
Скачать книгу
әдәбияты һәм сәнгатенә каршы түбәндәге юнәлешләр буенча көрәш алып барган:

      а) Әдәбияттагы демократик юнәлешкә каршы. Монда Тукай, Гафури, Сүнчәләй, Бәшириләрнең поэзиясенә, Г. Ибраһимов шәхесенә, Ф. Кәрими публицистикасына, гадәттән тыш югарыдан торып, тискәре бәя бирелә.

      б) Театр сәнгатенә каршы. Монда театр сәнгатен пропагандалаган «Вакыт», «Йолдыз», «Кояш» кебек матбугат органнарына һөҗүм ясала.

      в) Музыка-рәсем сәнгатенә, концертларга каршы. Монда Х. Габәши, Ф. Кәрими, З. Камали, Р. Фәхреддинев кебек либераль карашлы галим-голәмә, болар эшләгән матбугат органнары тәнкыйть ителә.

      г) «Аң» журналының сәнгатьләр синтезын күтәреп чыгуы шулай ук «Дин вә мәгыйшәт» челәрне борчый.

      Безнең әдәбиятта Г. Тукай, Ф. Әмирхан фельетоннарында «Дин вә мәгыйшәт» челәрне «айгырлар» дип атау еш очрый. Бу сүзнең нигезе бармы? Булса, ул нәрсәдә чагыла? «Дин вә мәгыйшәт» журналының беренче битләрендә гадәт буенча сорауларга җавап бирелә. Журналның яртысын шул җаваплар алып тора. Кадимче муллалар, мөәзиннәр, искелек тарафдары булган кешеләрнең бик күбесе журналны шәригатькә кагылышлы сорау белән күмеп ташлыйлар. Журнал бу мәсьәләдә шулкадәр популярлашып китә ки, бервакыт инде анда, шәригатькә таянып, ир белән хатын арасындагы тормыш, патология мәсьәләләренә кереп китәләр. Әйтергә кирәк, бу мәсьәләдә бик тәмләп, иркенләп җаваплар урнаштырыла. Болар барысы да дин исеменнән, әхлак төзәтү исеменнән алып барыла. Журнал, шулай итеп, порнографиягә таба авыша. Тукай әнә шуңа күрә «Керешү хөтбәсе» ндә: «Дин вә мәгыйшәт» редакциясен төрле айгырлар белән… нурландырган шайтанга ләгънәт», – ди. Тукай «Дин вә мәгыйшәт» не, нигездә, бер үк төрле сүзләр кулланып тәнкыйть итә. «Былтырның хисабында» Тукай болай ди: «Былтыр да «Дин вә мәгыйшәт» нең башы хәез, уртасы нифас, ахыры истинҗа иде» (Г. Тукай. әсәрләр. 4 томда. 4 т. – 1956. – 125 б.). «1912 елның онытылганнан калган гына хисабы» дигән фельетонында ул: «1912 елда, ди, хәез-нифас аңкытучы «Дин вә мәгыйшәт» кә каршы, укыганда хуш ис иснәү хисе бирә торган «Аң» чыкты» (4 т. – 177 б). «Казанга кайтыш» исемле юлъязмасында да шул ук бәя: Биектау ягындагы Тимерче авылын узганда, Тукай бу авылның кадимче, «Дин вә мәгыйшәт» че мулласын искә ала. Авыл тирәсендә иген кибәннәре бер дә юк, әмма печән кибәннәре бик күп, ди. «Дин вә мәгыйшәт» айгырларына печәнне шушыннан доставить итәләрме икән әллә?»

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

      Примечания

      1

      Кулъязма. Өстәмә мәгълүмат булганлыктан, аны да җыентыкка кертергә булдык. – Г. Х.

      2

      ТАССР