Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02794-6
Скачать книгу
rel="nofollow" href="#n_123" type="note">[123].

      Әнә шул юл белән ук зур байлар һәм фәкыйрьләр арасындагы «кайчы» ны бетерергә мөмкин дип саный. «Кайчы» беткәч, аныңча, сыйнфый каршылыклар да бетәргә, һич югы, кимергә тиеш. Шул ук вакытта ул муллаларның «хәйләи шәргыя» сенә дә каршы чыга. Әйтик, байның еллык доходы 40 мең сум булса, ул аның мең сумын зәкяткә чыгарырга тиеш. Ләкин бай, үзе теләп, ничек мең сумны фәкыйрьләргә өләшсен! Бай белән дин башлыгы арасында мондый хәйлә эшләнә: бай мең сумны зәкят итеп муллага бирә. Мулла исә аның йөз сумын алып кала да калган 900 сумын байга «бүләк итә». Мең сум мулланың үзенеке, һәм ул аны «бүләк итәргә» хокуклы. Яки шулай да була: мулла – бай кеше, аңа зәкят алырга ярамый. Ләкин аның хатыны милек хуҗасы түгел. Зәкят аның хатынына – «ярлы кешегә» бирелә. Бу «хәйләи шәргыя» дип атала. Мондый вариацияне Г. Буби мошенниклык дип атый һәм Алланы алдап булмый, ди.

      «Хәкыйкать» тә ишанчылык та каты тәнкыйтькә очрый. «Хәкыйкать» турында Җ. Вәлиди болай дип язды: «Иске голәмәнең авторитетын югалтуда, иске мәдрәсәләрне туздыруда моның кадәр зур роль уйнаган әсәр бар микән?»[124]

      Г. Бубиның дини карашлары «Галия» мәдрәсәсенең җитәкчесе Зыя Кәмали карашлары белән бик охшаш. Алар икесе дә заман таләпләренә – культура һәм прогресска – ислам динен яраклаштырырга уйладылар, һәр ике мәдрәсәдә Коръән аятьләренә һич көтелмәгән яңа, дөньяви мәгънәләр бирделәр һәм «Ислам – үзе культура» дип чыктылар. Бу – мөселманнар арасында яңалык иде, һәм заманында бу яңалык күп кенә бәхәсләр китереп чыгарды. Күпләр бу реформага иярделәр. Мәсәлән, дин галиме Шакирҗан Хәмиди хәдистән «театр сәнгате дөрес» дигән мәгънә табып ала һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең шушы әһәмиятле сүзен мең ел буена яшереп яткырган динчеләргә ачу белдерә. Җ. Вәлидинең әйтүенчә, Г. Буби һәм З. Кәмали көн кадагына сугып баручы публицистлар буларак танылалар.

III

      «Буби» мәдрәсәсенең укыту программасы шул чор мәдрәсәләре арасында, ихтимал, иң үзенчәлеклеседер. Г. Буби, ел саен Мәкәрҗә, Минзәлә ярминкәләренә барып, мәдрәсә файдасына татар байларыннан шактый акча җыя. Ул байлар арасында милләткә хезмәт итү кирәклеге турында ялкынлы чыгышлар ясый, үгет-нәсыйхәт сөйли. Җ. Вәлиди аның турында: «Җанлы, үткен, ялкынлы кеше иде, – дип язды. – Адымнарын тәрәддөдсез атлый, фикерен ачык, кискен йөртә, аның табигатендәге тизлек вә кискенлекне һәр эшендә сизеп була иде»[125]. Мәкәрҗәдәге бер чыгышында ул, мәсәлән, милләтне тәрәккый иттерү өчен кан белән, җан белән тырышырга дип, нотык сөйли. Мәдрәсәнең даны тарала, Россиянең бөтен почмакларыннан монда шәкертләр агылалар. 1910 елда ул, Мөхәммәтҗан хаҗи дигән байны күндереп, аның акчасына 8 класслы тагын бер мәктәп салдыра. Мөгаллимнәрнең белемен камилләштерү өчен курслар да ачтыра. Мәсәлән, 1910 елгы җәйге курсларда монда 84 мөгаллим белемен күтәрә. Мәктәптә география, химия һәм фән галәмәтләре буенча аерым кабинетлар ачыла. Курстагы мөгаллимнәр белән берлектә, Г. Буби җитәкчелегендә программа төзелә һәм кабул


<p>124</p>

Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 42.

<p>125</p>

Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 42.Тәрәддөд – шикләнү.