Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02794-6
Скачать книгу
миндә укучыларга яла ягарга теләүчеләрнең үз пычраклыкларын ача торган факт түгелме? Мөмкин булса, миңа бераз кәгазь һәм каләм җибәрерсез әле, ягъни лагерьга… 1940 ел, 20 февраль».

      1958 елда чыккан «Сайланма әсәрләр» дә Г. Нигъмәти 1941 елда үлгән, диелә. Ләкин соңгы мәгълүматларга караганда бу дата дөрес түгел. Нигъмәтинең соңгы еллардагы тормышын өйрәнеп, без шуларны ачыклый алдык: Сталинград янында каты сугышлар барган вакытта, 1942 елның көзендә, 2326 номерлы хәрби госпитальгә бик нык авыру хәлендә бер хәрби кешене кертеп салалар. Госпиталь Дон буендагы Клец Почтовский авылы тирәсенә урнашкан була. Палатадагы санитарка бу авыруның берничә көн буена үзенә игътибар иткәнен сизә. Берничә көннән соң авыру санитарканы чакыртып ала да:

      – Сез Казаннан түгелме? – дип сорый. Бу кеше профессор Галимҗан Нигъмәти була (санитарка – ВПИ ректоры, соңыннан ТАССР Мәгариф халык комиссары Галә Ходаяровның кызы Хәнифә Ходаярова. Ул хәзер РСФСР Статистика идарәсенең Татарстан бүлегендә экономист булып эшли).

      «Озак сөйләшеп утырырга туры килмәде, – ди X. Ходаярова, – Галимҗан абый бик нык авыру иде. Ун көнләп ятканнан соң, без аны тылдагы госпитальгә эвакуацияләдек. Соңгы хәленә караганда, берничә көн генә яшәрлек иде». Шулай итеп, Нигъмәтинең соңгы язмышы ниндидер юллар белән Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына килеп тоташа. Болардан чыгып, без инде Галимҗан Нигъмәти 1942 елның көзендә Сталинград янында совет гаскәрләре фашистларга каршы җимергеч һөҗүмне җәелдергән көннәрдә фронтта үлгән дигән нәтиҗәгә килә алабыз. Кызганычка каршы, хәрби архивлардан эзләнүләр Нигъмәтинең соңгы көннәре турында берни дә бирмәделәр әле.

(Казан утлары. – 1965. – № 10)

      Солтан Рахманколыйның иҗат эшчәнлеге[18]

      Әдәбият тарихына кагылган хезмәтләрдә, мемуар әдәбиятта әледән-әле Солтан Рахманколый дигән әдипнең исеме күренгәләп китә. Күренгәләп китә, ләкин шуннан да ары түгел. Ул истәлекләрдән, хезмәтләрдән аңлашылганча, Солтан Рахманколый язучы да, җырчы да, публицист та, тәрҗемәче дә, педагог та булган икән. Мәсьәләнең тагын бер ягына игътибар итик: аны, гадәттә, йә Тукай, йә Ф. Әмирхан турында язганда искә алалар. Мондый хәл үзе генә дә инде, бу әдипнең иҗат эшчәнлеген өйрәнеп, аны укучылар күз алдына бастыру кирәклегенә ишарә ясый. Солтан Рахманколый турындагы мәгълүматлар татар әдәбиятында гаять күп, ләкин алар бик таркау. Революциягә кадәрге матбугатта без аның турындагы мәгълүматларны «Аң», «Кармак» журналларында, «Заман календаре» нда, «Сүз», «Йолдыз» газеталарында очрата алабыз.

      С. Рахманколыйның хикәяләре «Идел буе әдәбияты» сериясендә басылып чыккан иде. Революциядән соңгы тәнкыйтьтә «Идел буе әдәбияты» на кергән әсәрләр уңай бәя алмадылар. Әдәбиятчы М. Гали 1939 елда С. Рахманколыйның сүзлекләре турында да шактый гаделсез фикер белән матбугатта күренде. «С. Рахманколый төзегән сүзлекләр, – дип язган иде М. Гали, – госманлы-төрек тәэсиренә бирелеп ул вакыттагы югары катлау буржуа интеллигенциясе өчен генә кулланырга яраклы итеп чыгарылдылар» Скачать книгу


<p>18</p>

М. Мәһдиев мирасында Рахманколыйларга багышланган берничә мәкалә бар. Иң беренче материалны («Габделмәннан абзый семьясы») М. Мәһдиев 1962 елда Арчаның «Яңа тормыш» дигән район газетасында чыгара (11 декабрь саны). – Г. Х.