Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02794-6
Скачать книгу
башында. Г. Сәгъди «Азат мәктәп» не Октябрьдән соңгы бердәнбер әдәби хрестоматия дип билгеләде[12]. 1928 елда Г. Нигъмәти С. Шәрәфетдинов белән берлектә «Җәмгыятьне өйрәнү»нең төзәтелгән, тулыландырылган икенче басмасын чыгара. «Ташкын» исемендәге әдәби хрестоматия дә Нигъмәти катнашында чыга.

      Коммунист булу революция идеаллары өчен көрәштән, халык өчен эшләүдән гыйбарәт. Г. Нигъмәтидә шул сыйфатлар көчле иде. Әнә шуңа күрә Һ. Такташ Г. Нигъмәти турында: «Ул – мәсьүл бер эшче. Йоклыйсы йокыларын, ял итәсе минутларын, ниһаять, үзен совет-партия иркенә биргән кеше»[13], – дип язды.

      Гражданнар сугышы мәктәбен, Коммунистик университетны һәм 1922–1923 елларда Дәүләт журналистика институтын узу Нигъмәтинең тормыш тәҗрибәсен, марксистик әзерлеген, әдәбият теориясе буенча белемен тирәнәйтте. Татарстанның ул вакыттагы иң зур вузларыннан берсе – Көнчыгыш педагогия институты (ВПИ) ректоратының Нигьмәти белән кызыксынуы очраклы түгел иде. ВПИ ректораты, «Главпрофобр» га һәм СССР хөкүмәте каршындагы вуз эшләре бүлегенә Г. Нигъмәтине әдәбият кафедрасына доцент итеп билгеләүне сорап, болай дип яза: «Яңа татар әдәбияты курсын алып бару өчен тәкъдим ителгән ип. Нигъмәтуллин кандидатурасы азчылык милләтләрнең милли вузда яшь фән эшлеклеләренә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Ип. Нигъмәтуллин – милләте буенча татар, журналист, әдәбиятчы, татар газеталарында эшләүче, татар әдәбияты буенча күп кенә хезмәтләрнең авторы, партиянең күптәнге әгьзасы – менә бу сыйфатлар барысы да Көнчыгыш педагогия институты татар әдәбияты өлкәсендә тулысынча әзерлекле кадр белән тәэмин ителә дип уйларга мөмкинлек бирәләр»[14].

      Шулай итеп, Г. Нигъмәти педагогик эшкә күчә. ВПИда укыткан вакытта Нигъмәти әдәбият белгечләре әзерләү буенча күпкырлы эш алып бара. Аның җитәкчелегендә аспирантура тәмамлаган кешеләр соңыннан татар-башкорт әдәбиятын өйрәнүгә зур өлеш керттеләр. Филология фәннәре докторы М. Гайнуллин, филология фәннәре кандидатлары Я. Агишев, Җ. Вәзиева, А. Кудашев, Ватан сугышында һәлак булган әдәбиятчы М. Мамин, Җ. Локманов – барысы да заманында Г. Нигъмәти җитәкчелеге астында аспирантурада укыганнар. Болардан тыш, Нигъмәти Себер вузлары өчен дә белгечләр әзерләгән (мәсәлән, Мөнзил Исхаков).

      Запастагы командир буларак, Г. Нигъмәти җәй саен диярлек территориаль сборга чакырыла. Анда да ул үзенең каләмен ташламый. 1929 елгы сбор вакытында Г. Нигъмәти 57 нче Урал дивизиясенең политбүлеге каршында чыга торган «Красноармеец на боевой учёбе» дигән газетаның редакторы була. Авыр манёвр шартлары булуга карамастан, газета үз вакытында чыгып бара һәм кызылармеецларны оештыруда зур роль уйный.

      «Мондый нәтиҗә, – дип яза командование газетаның соңгы номерында, – редакция һәм типографиядәге личный составның, газетаның һәр номерын чыгару өчен армый-талмый, зур энергия күрсәтеп эшләве аркасында мөмкин булды. Дивизиянең командованиесе, зур энергия белән бик яхшы эш күрсәткәне өчен, газета


<p>12</p>

Сәгъди Г. Октябрьдән элек һәм соң татар мәктәпләрендә әдәбият. – Казан, 1927. – 12 б.

<p>13</p>

Азат Себер. – 1928. – № 37.

<p>14</p>

ТАССРның Үзәк дәүләт архивы, 1487 фонд, 10 тасв., 108 эш, 37 док.