Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Магсум Хузин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02494-5
Скачать книгу
тапкыр басыла), Фатих абый бәхетле «бала» сының көр күңел белән хөр яшәвенә бик тә сөенер иде. Бу шатлык хастага егылган олуг әдибебезнең әсәренең укучыга һәрчак үз булачагына ышанычын тагын да ныгытыр иде. Тик нишләмәк кирәк…

      «Йөзек кашы» – Фатих абый үзе әйткәнчә, аның иң бәхетле әсәрләреннән берсе. Ул 1945 елдан башлап язучының җыентыкларында берничә мәртәбә басыла, аерым китап булып күп данәдә чыга. Мисалга, 1954 елда укучы әсәрнең өченче басмасын кулына ала, 1964 елда рус укучысы Татарстан китап нәшрияты Н. Мальшакова тәрҗемәсендә «Перстень» исемендә чыгарган китапны (кырык биш мең данә!) җылы кабул итә. «Йөзек кашы» казах, үзбәк һәм башкорт телләренә тәрҗемә ителә.

      Әдип, төрле басмаларга кереш сүзендә, әсәрен соңыннан төзәткәләве турында искәртсә дә, «Йөзек кашы» ның беренчел төсе саклана, кайбер үзгәртүләр «бала» ның, үсә төшкән саен, киеменә хаҗәтле бизәкләр-чуклар тагу кебек кенә тоела. Хәер, «бала» гүзәл булып тугач, аның төсенә-кыяфәтенә, килешенә-кыяфәтенә чибәрләү операциясе үк ясауның кирәге дә юк лабаса. Аннары шунысын да искәрик: әсәрнең төп герое Айдар Шәяхмәтов – үзенчәлекле холыклы кеше, ул әйткәнеңне тыңламаска да мөмкин, аның үз иманы. Әнә Фатих абыйның өч томлыгының (1966–1968) икенче томында Айдарның фамилиясен әсәр башында һәм ахырында «Корбанов» ка алыштырырга тырышып каралган, ләкин әсәр уртасында ул беренчел фамилиясен саклаган.

      Укучыда туачак бер сорауга җавап бирергә тырышып карыйк. Хикәя жанры турында күп язган, хикәягә төрле яклап бәяләмә биргән Фатих абый – аның хәтта, хикәя бер утыруда укып чыгылырга тиеш, дигән сүзләре дә хәтердә – «Йөзек кашы» н «повесть» дип атады. Повесть жанры гасыр башында татар әдәбиятына ят була, ул бездә, нигездә, утызынчы елларда урнаша башлый, күләмлерәк чәчмә әсәрне шушы сүз белән атауга күчелә, моңарчы «хикәя» һәм «роман» жанрлары хакимлек итә. Мисалларны укучы классик язучыларыбыз иҗатыннан җиңел таба ала. Күләмле әсәрләрне, роман исеменә һәр тарафтан җавап бирүенә карамастан, «повесть» дип билгеләү – бәлки, гел дә тыйнаклык чагылышыдыр. Әсәр Фатих абыйның хикәя турында югарыда китерелгән бәяләмәсенең дөреслеген дә раслый, «Йөзек кашы» н бер утыруда укып чыгасың.

      Кечкенә бер хатирә. Фатих абый әсәреннән өзекләрне укучы-тамашачы алдында, иш-иптәшләре белән әдәбият турында чәй янында әңгәмәләрдә-мәҗлесләрдә еш кына яттан сөйли иде, ул тирә-юньне оныта, аның өчен әсәр вакыйгасы гына кала иде. Башын бераз югарырак күтәрер иде дә әсәр дөньясына текәлер иде ул. Басым ясалырга тиешле төштә йомшак тавышына кулының йомшак хәрәкәте ишарәле кушылыр иде, биек маңгаеннан тир бәреп чыгар иде. Әсәрен ул күңелдән сөйләү өчен махсус ятламаган дип беләм. Хәер, йөрәк хәзинәсен барлап-актарып туган әсәрен ятлау кирәкмәгәндер аңа.

1996, 23 сентябрь

      Игелек тылсымы

      Язучы Фаил Шәфигуллин…

      Һәм мин аның иҗаты, тормышы турында санап-тезеп мәкалә язарга җыенган идем. Тик шушы ике сүз каләмемнән тамгач ук, башыма менә мондый сораулар «китереп сукты»: язучы булырга Фаилне нәрсә этәрде