Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Магсум Хузин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02494-5
Скачать книгу
һәм шөкер, башладык! Шагыйрьнең дүртьюллык шигырендәге гади искәртүе бүген дә инде дүрт дистә ел узса да искермәгән, мәгънәсен җуймаган, димәк.

      Зыя Мансур шәһәрнең Кәҗә бистәсе дип аталган төшендә дүрт фатирда торды. Гаиләсе белән торыр урыны булмаган чакта, аңа беренче булып шагыйрь Самат Шакир ярдәм кулын сузды, үз йортын алар карамагына бирде. Ватан сугышында һәлак булган яшь шагыйрьләрнең иҗат мирасын барлап чыгарып зур изгелек эшләгән Самат Шакир каләмдәше Зыя Мансурга тормышы авыр вакытта әнә шундый яхшылык кылды.

      Зыя Мансур яшәгән фатирларның берсе аеруча бәләкәй иде, дүрт метрга өч метр чамасы бүлмә, аның да шактый өлешен мич алып тора. Әмма биш кешелек гаилә монда тарсынмыйча яшәде. Килүче дусларга, танышларга урын җитә иде. Ничектер җитә иде. Халыкның «Күңелең киң булса, кечкенә куышка да күбәү сыеп була» дигән сүзләренең хаклыгын шушы мисал раслый, әлбәттә.

      Әйе, кунакка урын күңел түреннән иде Зыя Мансур гаиләсендә. Ә кечкенә бүлмә түренең хуҗасы алышынмый иде. Монда түрне һәрчак… китаплар да китаплар биләп торды. Фатирдан фатирга күченгәндә дә иң кадерләнгән әйбер хуҗаның китаплары булды. Инде соңыннан, ниһаять, шәһәр үзәгендәге уңайлы һәм иркен квартирга күченгән чакта, Зыя Мансурның түр хуҗалары – китаплары – санап бетергесез ишәйгән иде.

      – Авырыксынмагыз инде, егетләр, йөкләр җиңелдән түгел. Хәер, беләкләрегез таза, җилкәләрегез киң, мондый йөкләрне очыртып кына йөртер чагыгыз, – дип, гадәтенчә, бәләкәй учына йөткереп алгач елмайган иде шагыйрь: – Оекка төреп яшергән байлыгым юк, егетләр, ә һәркем алдында колачымны җәеп мактанырлык хәзинәм шушы китаплар инде. Бәһасез хәзинә. Бәй, чын бит, – дип, самими сөенүен аңлата алуына шатланды ул, – бу китаплардагы дөньялар берсеннән-берсе колач җитмәслек, берсеннән-берсе гүзәл! Бәй, чыннан да шулай бит!

      …Әңгәмә темасыннан читкә тайпылып, бөтенләй бүтән нәрсә турында сөйләп куя торган гадәте бар иде Зыя Мансурның. Үзен башкалардан өстен тотуыннан, эре кылануыннан түгел, ә сүз боткасының тәмсезлеген башкалардан алдарак тоюдан шулай эшли иде ул.

      Һавалану дигәннән. Шушы төштә без дә тагын бүтәнгә күчеп алыйк. Хикәяләүнең чыгынтылы барышы группадашыбызның холкына туры килсен өчен бу чигенеш.

      1950 елның ноябрендә, икенче курста укыганда, Зыя Мансурның «Язгы ташкыннар» исемле китабы (аның редакторы Шәйхи абый Маннур иде) чыгып җитте. Ул вакытта түбән курс студентының – һәм югары курсларда укучыларның да – китап чыгаруы бик сирәк хәл һәм бик сөенечле хәл иде. Группабыз өчен бер бәйрәм булды Зыя Мансурның беренче китабы чыгуы. Безнең группа студентының китабы бит – монда инде шагыйрь түгел, без һаваланып җибәрдек. Сезнең группада йөгерү буенча өченче разрядлы спортчы булса, безнең инде китап чыгарган шагыйребез бар ягъни!

      Шагыйребез барлык группадашларга да китабын бүләк итте. Истәлеккә язуында һавалануның әсәре дә юк, барыбызга да хөрмәт белән язган иде, борын чөю юк. Тиң күреп язган.

      Китап бүләк итү кечкенә нәрсә кебек. Ләкин Зыя Мансурның бу бүләге безнең группаның бердәмлегенә булышкандыр дип бәялим мин. Инде университетны тәмамлаганнан соң, утыз елдан артык вакыт