Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Магсум Хузин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02494-5
Скачать книгу
ул чемпионатның ничек үтүе белән таныштырды. Сөйләү куәсе көчле икән Рәшит абыйның, фикерен түгәрәкли белә, тыңлаучыларны елмайта, шахмат тактасындагы көрәшнең кискенлеген тасвирлап уйга да сала. Сорауларга үткен җавап биргәндә, җәһәт уйлавына сокланасың аның.

      Соңыннан Рәшит Нәҗметдинов, кагыйдәләрне аңлаткач, сеанс үткәрде. Берьюлы ничә кешегә каршы уйнавы истә түгел, шулай да егермедән артык иде. Шахмат күтәреп килгән һәркемгә катнашырга рөхсәт итте Рәшит абый.

      – Күпме кеше уйнасагыз да мин риза. Хәтта бер-берегезгә йөрешләрне әйтергә рөхсәт итәм, – дип елмайды ул.

      Мин дә шахмат тактамны култык астыннан чыгардым.

      Күршеләргә күз төшерәм, партияләрне төрлечә башлый чемпион – сеанс бирүче барлык партияләрдә дә аклар белән уйный бит. Минем турыда озак тукталып тормады, пешкасын е4 кырына күчерде. Күршем янында – ул «Комсомолец Татарии» (хәзерге «Молодёжь Татарстана») газетасы хезмәткәре Анатолий Авдеев иде – йөрешен ясаганчы ук уйланды. Анатолийның әйбәт уйнавын ниндидер билгеләрдән белгәндерме, әллә танышлар идеме алар – Рәшит абый Анатолий белән бик сак уйнады. Миңа игътибарсыз булуы горурлыкка сукты бит, әй!

      Туктале, чемпион абый, дим күңелдән генә, моның каруын кайтармыйча калмам мин сезгә, оттым куйдым булыр үзегезне, иң киме – катлаулы йөрешләр ясап, буташтырып, башыгызны барыбер катырырмын! Һәм, җиңелә калсам да, партияне озаккарак сузарга исәпләп, беренче йөрешем е6 булды – француз саклануын сайладым.

      Уен тыныч кына бара. Шахмат тактасында җил-давыл кубарга һич тә охшамаган. Шулай, чемпион абый, дип куанып уйлыйм, без дә төпсез арбадан тәгәрмәч астына төшеп калганнардан түгел, шөкер, позициябез нык, ничьяга алып чыгарга мөмкин. Әмма, чемпион әфәнде, болай булгач, минем отарга ук ният-өмет чаткыланды, сак булыгыз! Ләкин чемпион Рәшит Нәҗметдинов саклану турында күңелдән кисәтүемне, әлбәттә, сизмәде. Әллә санга сукмады тагын – ферзен уенга иртә чыгарды. Француз саклануында мондый вариант та бар-барын, шулай да ферзьне уен башыннан ук куалап йөгертсәң, тиз арый ул. Аның тозакка эләгү ихтималы зур булуын гына без беләбез, сеансёр шуны онытып җибәргән, әй. Мондый игътибарсызлык (иң киме шулай) чемпионга гафу ителми, моның өчен ул җәзасын алырга тиеш! Һәм мин акларның ферзенә һөҗүм иттем. Рәшит абыйның моңа исе китмәде. Ялгыш йөрдем мәллә, дип, ул әйләнеп килгәнче, колакларымны учларыма кысып, уй кисмәгенә чумдым. Әй-й, ни булса да булыр – сугам ферзен! Хәйлә корган икән, бер йөрештә генә түгел, ун йөрештә дә мат куя алмый, инде оттыра калсам да, чемпионның ферзен суктым, дип мактанырмын ахыр чиктә.

      Рәшит абый хәйлә кормаган икән. Ферзен сугып алгач, ул бер мәлгә югалып калды, агарынды да кызарынды. Ияген, уң учына кысып, озак ышкыды. Чынлап торып ялгышкан икән чемпионыбыз, димәк… Димәк, отарга юллар ачык хәзер миңа!

      Шактый уйлангач, үзәктәге пешкасын алга күчерде ул. Кабат әйләнеп килгәч, әлеге пешкага ярдәмгә янәшәдәгесен этте. Йөрешен ясагач, Анатолий Авдеев тактасы турына күчмәде, инде ияген, ышкымыйча,