Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке). Марсель Галиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марсель Галиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03807-2
Скачать книгу
аерып, егерме җиде яшьлек чибәр кызны: «Миңа өйлән инде, Батулла абый…» – дип, артыннан ялындырттырып йөрттерде. Казанның епискобы күршесендәге йортын сүткәч, ике җирдән фатир алды. Беренче машинасы бәрелеп хыянәт иткәч, анысын үз хакына җибәреп, яңаны юнәтте. Шушы кадәр эшкә ничек чыдамак кирәк! Болай ук бәхетле изелгән бүтән берәр язучы булды микән ул елларда! Дөрес, хикәяләрен бастырмадылар. Черек күлгә чакырып: «Язма хикәя, язма хикәя!» – дип, өстәл сугып, Төркиягә чыгарып ташлау белән куркытып, көнаралаш сүгәләр иде үзен. Шул еллардагы тыелган хикәяләрен Батулла күптән түгел редакциягә китергән иде… Берсен дә басарлык түгел. КГБда да җүләр малайлар утырмый, теге елларда ук сизгән булганнар ни язып йөргәнен. Батулла КГБга мәңге рәхмәтле хәзер. Йөрер иде әле һаман, шырдый-бырдый хикәяләр язган булып. Әнә күр, бүген нинди романнарга тотынды.

      – Сез президент булырга телисезме дип сорау бир-рр…

      – Аңлыйм Бәйрәмованың хәлен, аңлыйм. Театр училищесын бетергән бит ул да, әйеме?! Мәйдан политиклары нишләптер күбрәк артистлардан оеша. Алкышларга коенып яшәргә күнеккәч, болай тыныч яшәү кыендыр Фәүзиягә. Академтеатр нинди бөек артистны югалтты, вакытында күреп ала белмәделәр…

      Президент кәнәфиен дәгъвалаучы Әмир Мәхмүдов та тынды. Семейный журнал да чыгарып алды, үз ши- гырьләрен дыңгычлап. Коттедж төзергә суверен җир дә алгандыр әле… Көрәшчеләр мәйданда буталма- сын дисәң, вакытында үзләрен канәгатьләндерергә ки- рәк шул. Кәнфит капкан авызга дөнья матур күренә.

      Тагын бер көрәшчебез бар иде бит әле. Яшьләрнең «Азатлык» оешмасы башлыгы. Мәйданнарда сөйләргә өйрәнеп килә дисәм, Австралиядә яшәүче татар кызына кияүгә чыгып китте дә барды. Хәзер анда верхолаз булып эшли, ди.

      – Кем, кем дисең?

      – Верхолаз. Баскыч куеп менә дә жирафның колак артын кашып утыра икән. Безнең министрларныкы дәрәҗәсендә, ди, хезмәт хакы.

      – Мөдәррис әфәнде, без төп сорауга кайтыйк әле…

      – Ә! Туфан Миңнуллинмы?! Хельсинкига киткән ул. Поезд белән булмыйча! Самолётка аллергия ич аның. Союз председательлегеннән аласы елны кызык иттек без аны, ә! Якутларның съездына өч ай алдан җибәрдек моны поезд белән. Съезд беткәч, өч айдан соң кайтып төште. Кем инде мондый заманда алты ай юлда йөри. Әнә Гариф Ахунов кабинетын алты көнгә дә калдырып китми иде. Туфан кайтып кергәндә, күпме үзгәреш: Союз ишегалдында пропискадагы кәрлә эт үлгән, вахтёр – җүләрләр йортында, секретарь карчык урынында колагына кадәр менгән якты боттан гына торган мадонна утыра.

      – Сез кайсы авылдан, иптәш? Керергә ярамый! – дип каршы ала Туфан әкәне.

      Җитмәсә, кабинет ишеген дә, биегәйтеп, озын буйлы кешегә чамалап, яңаны куйганнар, йозак та алышынган.

      Шуннан соң депутатлыкка китеп барды бит Туфан әкә. Әле Хельсинкидан интервью биргән. Базарлы Матакка кадәр ишетелә торган Бөтендөнья татар радиосына. Казанга кире кайтасым юк, юбилейга бүләк ителгән өй бурасын Мәрәтхуҗадан Тампере шәһәренә тракторлар белән тарттырып китерсеннәр, дигән.

      – Нигә