Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Миргазиян Юнус
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03598-9
Скачать книгу
соң, социализм төзү байрагы астында колбиләүдән дә каһәрле тоталитар идарә итү башлангач, Советлар Союзына алмашка килгән Рәсәй империясендә яшәүчеләрнең шәхеслек тойгыларын тамырдан корыту башланды. Чит илләрдәге тормыш-көнкүреш белән очрашканнан соң, Советлар Союзындагы крепостнойлар көнкүреше аеруча күзгә ташлана иде.

      Экипажны кызыл почмакка җыялар. Нәрсә әйтәчәкләрен Рахманкулов белеп тора иде. Бдительность! Бу сүзне татарча «уяу булу» дип тәрҗемә итсәң – мәгънәсе үзгәрәчәк. «Бдительность. Тирә-юньне дошман каплаган. Аларның төп максаты, – Совет дәүләтенең чит илләргә үлем ташыганын әйттереп, сине шпион итү. Чит илләргә йөрүче корабларда эшләвеңне дәвам иттерәсең килә икән – син беркемгә берни белгертмисең, күрмисең, ишетмисең, аңламыйсың…»

      Экипаж кызыл почмакка шактый тиз җыелды. Димәк, корабта тәртип бар.

      – Сүз «күршеләр»21 вәкиленә бирелә. Дикъкать белән тыңлагыз, – диде капитан Зимин. – Рәхим итегез.

      – Шушы мизгелдән башлап, сезгә радиотелефон ярдәмендә гаиләгез белән сөйләшергә рөхсәт ителми. Кая баруыгызны, корабка нинди йөк төялгәнен сезнең берегез дә белми, беркем беркемгә сөйләми. Хәтерегездән үк сызып атыгыз! Серне тотмавыгыз һәр очракта безгә мәгълүм булачак, һәм сезне җавапка тарттырачаклар. Аңлашылдымы?

      – Аңлашылды, – диде ишек төбендә басып торучы тәбәнәк, чиктән тыш ябык бер бәндә.

      – Башка сүзем юк. Беренче тапкыр ГИУ22 йөген ташуда катнашучылар монда калсын!

      «Виза ачылганнан соң», кадрлар бүлегендә сер саклау антын алалар бит инде, – дип уйлады Габдрахман, – һәр яңа рейс алдыннан да кабат ант иттерү кирәк микәнни?»

      «Күршеләр» вәкиле Габдрахман янына килде:

      – Минем исемем Геннадий, – диде ул, Рахманкуловның кулын кысып. –Карго-планны төзедегезме?

      – Әйе, төзедек.

      – Бер нөсхәсен миңа бирегез.

      – Нөсхәсе юк әле. Әзерләп бирермен.

      – Трюмнарны карап чыгасызмы?

      – Карап тормыйм. Мин таныш мондый кораблар белән. Йөкне берьюлы икенче һәм дүртенче трюмнарга төйи башлыйбыз.

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

      1

      Агитпроп – агитация һәм пропаганда.

      2

      ГУЛАГ – Главное управление лагерей и мест заключений при НКВД СССР (1934–1959), (СССРда ябылуда тоту урыннары белән идарә итә торган дәүләт оешмасы).

      3

      ФЗО – Фабрико-заводское обучение (Фабрика-завод өйрәнчеклеге).

      4

      ГПУ


<p>21</p>

«Күршеләр» – КГБны (Комитет государственной безопасности) йомшартып, шул ук вакытта яшерен тел кулланып әйтү.

<p>22</p>

ГИУ – Главное инженерное управление (Чит илләр белән сәүдә итү министрлыгында корал ташу белән идарә итүче оешма).