Як-якта таллык каплаган тәбәнәк ярлар. Ара-тирә судан чыгар-чыкмас яткан вак утраулар, кораб яныннан узып, артта калалар. Заманында Алтын Урданыкы булган, унсигезенче гасыр азагына кадәр Кырым ханлыгына кергән сусыл болыннар офык артларында эреп югала. Хәзер бу җирләр Украинаныкы санала. Бармы соң ул чын хокуклы булып саналган Украина? Карпат тавы итәгенә урнашкан өлкәләрдә генә хохоллар украин телендә сөйләшә. Донбасс тирәсе, Одесса, Днепропетровск, Азов һәм Кара диңгез буендагы җирләрендә акрынлап Тарас Шевченко, Леся Украинка әсәрләрендәге тел юкка чыгып бара. Корабларның экипажлары өчтән ике өлешкә украинлылардан торса да, диңгезчеләр урысча сөйләшәләр. Гади халыкта тамак гаме, өс-баш бөтенлеге, яшәргә ярарлык торак әмәлләү мәшәкатьләре.
Җәмгыятьнең гади халык дип аталган өлешен гасырлар буена мохтаҗлыкта тоту, һичшиксез, хакимиятнең һәрвакыт өстенлектә булуы өчен кирәк. «Бу турыда уйланмаска иде, – дигән фикер килде Габдрахманның күңеленә. – Коры уйланудан ни файда?.. Барлык гаделсезлекләрнең нигезендә, башкаларга зыян килгәндә дә, һәркемнең үз файдасын гына кайгыртырга тырышуы ятмыймы икән? Нәрсә дип, мин бу турыда баш ватам соң әле? Миңа яңа корабны өйрәнергә кирәк. Аның барлык механизмнарын, йөк төягәндә, һәр тартманың, бигрәк тә ракеталарның, штормнарга каршы торырлык дәрәҗәдә трюмга беркетүләрен ныклап карарга. «Без бит, – дип уйлады Габдрахман, – Азатлык иленә үлем төяп китәбез ләбаса…»
Днепр белән Буг елгалары, диңгезгә җиткәч, үзара кушылып, Днепр – Буг лиманы дип аталган сайлыкны тәшкил итәләр. Елга суының тозлы диңгез суы белән кушылган урыны бу. Балык үрчи торган җир.
Вахтасын өлкән штурманга тапшырырга вакыт җиткәндә, кораб Николаев портына якынлашкан иде инде. Лоцманны Рахманкулов каршы алды. Бурят-монголга тартым җәлпәк битле кешенең өстендә таушалган соры костюм, башында күксел постау кепка. Рубкага капитан килеп керде.
– Малый вперёд, – диде лоцман. Капитан боерыкны кабатлады.
– Курс утыз дүрт градус.
Боерык янә капитан аша рулевойга җиткерелде. Лоцман биргән команданың кискенлеге, тавышындагы кырыс аһәң лоцманның хәрбиләрдән икәнлеген күрсәтә иде.
Николаев белән Балабановка арасы ике сәгатьлек юл иде. Шул йөз егерме минут эчендә икенче штурманга, ял итеп, бераз хәл җыю мөмкинлеге бирелгән. Рахманкулов рубкада калды. Яңа корабтагы яңа шартлар, моңа кадәр аңа таныш булмаган кешеләр белән эш итү аны нык алҗыткан иде. Каютасына төшеп, диванына чишенмичә генә ятса да, авралга кадәр йокыга китә алмыйча бер сәгать чамасы кыбырсынып ятачак. Йоклап китү белән аврал уйнаячаклар…
Елганың сул як ярларын каплаган әрәмәлек артыннан кояш чыгып килә иде. Шушы күренеш, егетнең күңелен әрнетеп, аның туган Караярын, Ык буйларын, балачак куанычларын исенә төшерде. Әнә әрәмәлек артында иген басулары башлана. Арыш серкәгә утырган чак. Нәкъ шушы көннәрдә Караярда печәнгә төшәләр. Нарат бүрәнәләрдән