– Мине ул мәшәкатьләрдән коткардылар.
– Зур начальство белән уртак тел таптыңмыни?
– Таптым шул. Мине «Академик Крупчатов»ка билгеләделәр.
Дадоновның йөзендә киеренкелек күренде:
– Аның кайларга йөргәнен әйттеләрме соң?
– Әйтмәсәләр дә аңладым. Валютага бер кап шырпы да алып булмый торган портларга керәсе бугай…
– «Академик Крупчатов», кадерле дустым, Кубага ракеталар ташый. Синең урыныңда булсам, мин, парткомга кереп, кадрлар бүлегендәге ришвәтчелекне аңлатыр идем.
– Карга күзен карга чукымый, дигән картлар. «Чолман»да эшли башлаганнан бирле, океан киңлеген күргәнем юк. Мин инде карышмадым…
– Ара-тирә аларны тешләп алу да зыян итми. Сорарга оныта язганмын, бездән озата барганнан соң, Оксана белән очраша алдыңмы соң?
– Бер генә тапкыр, – диде Габдрахман. – Ул бит Киевтагы ярышка китте. Кайда урнашуларын Женя әйттеме? Оксанага телеграмма сугасым килә. «Саблин»нан радиограмма җибәрергә рөхсәт булмаячак.
– Аларны «Днепр» кунакханәсенә урнаштырганнар. Яз телефоннарын. Бәлки, диңгезгә чыкканчы сөйләшә дә алырсың.
Габдрахман Оксананың телефон номерын язып куйды.
– Семь футов под килем, – диде Юрий Владиславович.
– «Чолман»ның капитанына әйт. Үз иркемнән утырмадым мин чит корабка. Капитан, бәлки, кадрлар бүлеге белән мине үз корабыма кайтару турында сөйләшә алыр?..
Алар кочаклашып саубуллаштылар. Габдрахман, чемоданын күтәреп, ишектән чыгып китте.
Ишегалдындагы ачык тәрәзәдән Дадоновның башы күренде:
– Бу рейстан соң «Чолман»ыңа кайт инде син. Нишләп кая җибәрсәләр, шунда йөрисең? Күрерсең, сине экипажыңнан баш кактырачаклар.
– Кабат сау бул, – диде Габдрахман, йөгерә-атлап капкадан чыгып киткәндә. Кангун үреннән төшеп, порт капкасына таба атлаганда, ачынып уйлап барды. «Чолман» арзанлы товарлар сатыла торган портларга кереп йөри башлаганлыктан, аны матди яктан иң файдасыз рейсларга җибәрә торган булдылар. Аның нәфесе шундый бит, – яңа илләр, яңа диңгезләр күрәсе килү теләге бимазалый. Әмма «Чолман» океан чиксезлегенә сирәк чыга. Ара-тирә Һиндстанга, Фарсы култыгына, сирәк-мирәк, Гибралтар бугазыннан чыгып, Көнбатыш Европа илләренә барып кайткалый. Бабаларының канында сакланып, аңа кадәр килеп җиткән дөнья гизү һәвәслеге, берьюлы дүрт океанны аркылыга-буйга ургылып узу өянәге Габдрахманны һаман алга, зәңгәрсу офыклар артына камчылап куып тора иде.
Икенче бүлек
Рахманкулов ашыга иде. Кадрлар бүлегендә кисәттеләр. Кораб ике-өч сәгатьтән диңгезгә чыгачак. Ашыгуына карамастан, Габдрахман, порт капкасы каршындагы Таможня мәйданына төшмичә, Башкарма комитет бинасы яныннан причалларга сырышкан дистәләгән корабларның урман агачлары булып күренгән мачталары, ронгоутлары, аларның паспорты – торбаларга беркетелгән сурәтләре арасыннан «Академик Крупчатов»ны эзләп тапты. Туйганчы карап торырга вакыт тар иде.