Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Рифа Рахман
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-02426-6
Скачать книгу
нәрсәгә яучылап мәшәкатьләнергә? Кулыңдагы дилбегәңне капчыклар өстенә ыргыт. Җилдем акыллы ул, җибәрсәң дә, кирәкле җиренә кайтачак. Турыгызга туктаса, сине ялгыз яшәргә тиеш дип санар, безгә таба атласа, әткәйгә яучылап килүе булыр.

      Хәлләр Әхмәтҗан көтмәгән борылыш алды. Гомер буе хуҗасы йортына гына кайткан Җилемнең бүген генә башкача эшләмәячәге көн кебек ачык иде. Бу ахмаклыкка каршы төшсәң, Зәмзәмбану үпкәләр, төшмәсәм, чишелеше ачык дип уйлап кына көлемсерәгәндәй итенде дә, ризалык белдереп, кыз ягына ым какты. Аты, бәлки, турларында тукталмас та, башкалар белән ындыр табагына таба атлар әле.

      Чыннан да, Җилдемгә тыпрулау да, на-налау да, чыбыркы кыены да кирәк түгел иде. Атлар агымында бер җайга атлады да атлады ул. Янәшәсендә барган Зәмзәмбану җыр да башлагач, Җилдемнең адымнары тагын да дәртлерәк, йөреше җиңелрәк тоела башлады. Югыйсә җыры да бик моңлы, тавышы да сагышлы иде Зәмзәмбануның:

      Аклы ситсы күлмәккәем,

      Аклы ситсы күлмәккәем,

      Кисәм дә таушалмаган.

      Таһир батыр, Зөһрә матур,

      Таһир батыр, Зөһрә матур,

      Тик алар каушалмаган.

      Тугрылыклы мәхәббәт турындагы бу җырның сүзләрен Әхмәтҗан да белә иде. Күңеленә ятышлы икенче куплетка аның да сөенечлерәк, көррәк тавышы килеп кушылды:

      Урамнарда йөргән чакта,

      Урамнарда йөргән чакта

      Очраттым мин пар каен.

      Таһир-Зөһрә каушалмаган,

      Таһир-Зөһрә каушалмаган,

      Без каушырбыз, дускаем.

      Җыр бетеп, сөйләшер сүзләр табылмый башлаган бер вакытта, атлар авылга килеп керде. Әхмәтҗаннарның йорты басу юлына ерак түгел, ун ихата аша иде. Шушы ун хуҗалыкны Җилдем артыннан узу Әхмәтҗанга фураж юлыннан да озынрак тоелды. Йөрәге тояк тавышына пардан типте, сулыш тирәнлеге йөк тарткан атныкыннан ким булмады. Олау алар турыннан да инде узып китеп бара дигән бер вакытта, иң арттан атлаган Җилдем беравык таптанып торды да Зәмзәмбанулар капкасына таба юл алды. Моны алдагы йөкләрнең берсе янәшәсендә атлаган Зиннәтулла абзый да күрде, кулындагы уникеле чыбыркысын учына җыеп тотып, усалланыбрак, сабы белән яшьләргә селкеде:

      – Атыгыз йортка кереп бара, авызыгызны ачып торасыз, борыгыз тизрәк!

      Җилдем бу вакытта алкалы капка баганасы астына баскан да калын иреннәре белән келә ялап маташа иде.

      Зәмзәмбану, Әхмәтҗанга карап:

      – Сине, келә күтәреп, безгә кияү итеп кертмәкче, – дип көлде. Аннан җитдиләнде дә: – Әйткән сүз – аткан ук. Мин – синеке, Әхмәтҗан, яучыңны алай да җибәрерсең, әткәйдән килешмәс, – дип өстәде. – Мин инде өйдә генә калам.

      Әхмәтҗан дилбегәне алды да моңлы күзләре белән кыз артыннан ымсынып калган Җилдемне башкалар артыннан алып китте.

      Шушы көздә алар ир белән хатын булып яшәп киттеләр. Ишегалдыннан балалар чырылдавы ишетелеп тормаса да, бәхетләренә чикләр булмады. Аларны куш иткән Җилдемне дә бәхет басты. Инде Сабантуй батыры булудан туктаса да, алдыннан солы, йорт оныннан пешерелгән икмәк, хуш исле урман печәне өзелмәде.