Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Рифа Рахман
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-02426-6
Скачать книгу
тал кебек сыек кордые яши… Аның сеткасында хуш исле ипиләр. Бүлешсәң, тирәк төбендә чүпләнгән каргаларга да, Әшрәфҗанның оныкларына да, үзенә дә җитә ул, әмма авыздан өзеп, балалар эшләгән акчага алынган икмәкне ерткыч кошларга барыбер бирәсе килми.

      …Кем дип уйлап китте аның турында Җиһанша?

2010

      Көннәр китә эңгергә

      Әхмәтҗан бер-бер артлы өч хатынын югалтты. Беренчесе үлгәч, нишлисең, Хода бәндәсе, язмышы шулдыр, авыр туфрагы җиңел булсын дип, үз-үзен юаткан иде. Икенчесен кабергә төшергәч, туфрак ыргытырга кулы бармады, шуның белән хәләл җефетенең тынсыз тәненә дә авырлык китерер шикелле, башкалар мәет өстенә кызыл балчык өемнәрен төшергәндә, сакалын сыпырып, бер читтә моң гына карап торды. Аннан, үлгән артыннан үлеп булмый инде, Хода язса, тагын берәрсе, бәлки, гомерлеге дә булыр әле дигән өметләр белән, һич югы, балалары калмауга – ятимнәр юклыкка сөенеп, өенә кайтып китте.

      Өченче хатынын күмгәндә, Әхмәтҗан, инде зират капкасын да атлап керергә базмыйча, күңеленә кабергә тере кешене төшерәләр кебек килеп, койма очларына таянды да шытырдатып тешләрен кысты. Койманың тышкы ягында, аның янәшәсендә калган Бибигөл түтәе авыз эченнән быгыр-быгыр килгән Әхмәтҗанның ни әйтергә маташуы хакында баш ватты, әмма тол ир үз теленә килгәнне үзе дә аңларлык хәлдә түгел иде. Ул зират кырыннан бик соңлап – кеше таралышканнан соң да әллә никадәр вакыт үткәч кенә кайтып китте. Ялгыз, хатынсыз, шыксыз өйгә аяклары тартмаганга, әле бер капка төбендәге утыргычка утырды, әле икенчесенә кунаклады.

      Баштарак Әхмәтҗан, кешеләр киткәнне көтеп торырга да дымлы кабер өстенә ятып, бит тырный-тырный еларга уйлаган иде. Ул елаулар, бәгырьдән өзелгән аһ-ваһлар гына аның хәсрәтен җиңеләйтер микән?! Күңелне шушы көннәрдә тутырган үкенечләрне оныттырырмы?

      Әхмәтҗанның ничәмә еллар кочагы җылысында төн кичкән Зәмзәмбануын бабасы йортыннан гына озаттылар. Кияү балакайларына болай да авыр икәнлекне белгәнгә, күмү эшләре белән мәшәкатьләргә теләмәделәрме, әллә кызларын соңгы тапкыр ата йортына кертәселәре, бер генә төн булса да күреп каласылары килдеме – сорарга кыюлыгы җитмәде. Без инде мәетне үзебезгә генә алып чыгарбыз, дигән Сәгыйдулла картка берсүзсез ризалык бирде ул. Әхмәтҗан шул сәбәпле алдагы төнне үз йортында карчыгы белән аркадан тир агызып чәй чәйләгән кысынкы аш бүлмәсендәге иске, шыгырдавык сәке өстендә үткәргән иде. Дөрес, ул ничәмә тапкыр каршы якта гына торган бабасының ишегеннән узды, ничәмә тапкыр дога укучы әбиләр чорнап алган җанкисәге янында маңгай кашып торды, шул йорттан чыккан саен, мәет үлгән көнне, гөнаһ дип тә тормыйча, яшьлегеннән бирле авызга да алганы булмаган аракыны, кырлы стаканга салып, төкерек тә үтмәс кебек тамак төбенә ыргытып-ыргытып кына эчте.

      Таң катында, әле кабер казырга китеп барганчы ук, аранда тыпырчынган яшь тайны, кая телисең, шунда кит, инде безне бу йортта беркем тотмый, кебегрәк сөйләнгәләп, тыкрык як киртәне күтәреп, иреккә җибәрде. Җилдем, хуҗасына карап та тормыйча, шуны гына көткән кебек, гадәтенчә, инеш буенда