Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Рифа Рахман
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-02426-6
Скачать книгу
күп булып, исем кушарга тәмам шомарып беткән карт мәзин, көлемсерәп, байга ни дә килешә, дигән булды. Ярый әле аннан ары артык сүз куертып тормады, әйтелгән исемнәрне ике баланың да колагына кычкырып, чәен эчеп, сәдакасын-бүләген култык астына кыстырып, эчтән генә бу хәлне көлкегә алып, хатынына да бер кызык итеп сөйләргә әзерләнеп, терек-терек кенә өйләренә элдертте.

      Исем кушканда да, балалар әниләренең күкрәген имеп, үзләренеке генә булган бүлмәләрдә бишекләргә ятканда да, булган һәм булачак хәлләрнең бар аянычлыгын беркем дә ахыргача башына китереп җиткермәгән икән. Дөрес, Диния Нәзарәтенә киткән җиреннән кайтып төшкән Сәхибулла мулла, балаларны мәчет метрикәсенә теркәгәндә, Нәвадирга тагын бер кат әйтеп карады: ай-һай, бай абзый, дөрес эшлисең микән инде, ата-баба гадәтендә күренмәгән бер эш бит…

      Мулланың:

      – Бездә үлгән баланың да исемен, язмышын кабатлар дип, икенчесенә кушмыйлар, һич югы, хәрефен үзгәртәләр, синдә инде, чын әһле ислам була торып, олы Иван да кече Иван була түгелме? – дип соравына каршы яшь бай үзе дә сорау белән генә җавап бирде:

      – Башкача эшләсәм, нәзерем тотар дип куркам. Балаларның икесе ике әнкәдән бит, бу хакта Коръән аятьләрендә ни әйтелгән соң?

      Әллә ул турыда, чыннан да, берни әйтелмәгән иде, әллә мулланың үзенең дә белүе шулкадәр генә булды – артык сүз куертуны кирәк тапмаган кебек, кәгазь-карасын алып килеп, амбар кенәгәседәй бер дәфтәргә язарга ук кереште.

      Шулай итеп, Нәвадирның ике хатыннан да баласы булып, Гаетхуҗаныкылар ишле гаилә сыман яшәп тә киттеләр. Сафура үзе дә таза, хәлле булгангамы, әнкәсен сөендереп, баласы иң элек атлап китсә, Сара бикәнеке, зиһенлерәк идеме, яшь дигәндә, шактый гына сүзләр дә белә башлады.

      Нәвадир, балаларның әнкәләрен исәпкә алмыйча, бер йортта туган, бер ишегалдында үскән ике Сәйдар икәвесе дә җир җимертеп йөгереп йөри башлагач, бертуганнар булып китәрләр, алга таба бергәләп көн итәрләр, тормыш алып барулары да җиңелрәк булыр, дип уйлый иде. Сара бикә дә, яшь килен Сафура да һич кенә дә алай теләмәделәр, улларын ничек тә бер-берсеннән аерып куярга, үзара артык катыштырмаска тырыштылар.

      Бераздан Нәвадир аңлады: теләсә дә, малайлар бертугандай көн итә алмаслар иде. Бәдәнгә нык булса да, Сафура Сәйдарының ни өч яшьтә, ни биштә теле юньләп ачылып китмәде. Сара бикә баласы бабасы Мөхәррәм хәлфәгә хәреф танырга киткәндә, Сафураныкының теле ачылса да, акылга зәгыйфьлеген аңлата торган тел булып кына ачылды. Дөрес, тора-бара ул, хәреф танырга ук өйрәнмәсә дә, кул арасына керә башлады, егет булгач, бигрәк тә әнисе янәшәсендә абзарында да эшләде, бакча тирәсендә дә булышкалады.

      Кайда гына барсаң да, кем белән генә яшәсәң дә, нәсел атың калмый, нәсел даның үзең белән ияреп бара икән. Сараны туган-тумача Акбикә, ягъни өлкән бикә дип йөртә башлаганда, Сафура һаман Сафура килен генә булып калды, бу аны эчтән кимерә, иренә дә бераз үчлерәк, ачулырак итә иде. Хатын-кызның ачуы ирләр ачуы гына түгел. Инкыйлаб башланып, ярлыларга көн килгәч, ул тотты