дөнья яралганнан
килгән сагышлармы әллә җирдә
бу төшкә җыйналган?
Нинди кошлар сөйләшәләр анда
яшел туйралыкта?
Җитмәде лә вакыт, җыры аша,
исемен аерырлык та!
Гүли урман, күксел усаклыклар
ерак хыял сыман…
Шаулап үтте җәем, моңнар төяп,
яшел олау сыман!
Көзге җилләр, урманнарны сыгып,
кая юнәләсез?
Юлларымда – болыт тауларының
җиңел күләгәсе…
Кырлар буйлап оча «эт кояшы» –
соңгы балкыш кына…
Артымнан нидер кычкырды –
бары бер кош кына.
Күңел догасы
Күк арбасы узды болытлардан,
койды яңгыр – кырлар канәгать!
Ал дугасы гына эленеп калды,
узган яңгырлардан – салават!
Күкрәде җан офыкларга тулып,
җир сөтләре менде каләмгә!
Йөрәгемне дер селкетеп узган
якты күкрәүләргә – салават!
Күкрәдек бер, ташып чыктык ярдан,
яшьлек дәрте бер дә галәмәт!
Моң калдырып ярларына кайткан
тонык елгаларга – салават!
Җир гүзәле, бергә гомерлеккә
антлар эчкән идек мең кабат!
Күксел төтен булып җилгә очкан
антларыңа, сылу, – салават!
Тапмагандыр әле туганнарны:
ярты юлда – олы әманәт…
Әманәткә ясап мең хыянәт,
киткән дусларга да – салават!
Көн күзендә калсын якты өмет,
янсын гомер! Намус сәламәт!
Ак болыттай, баштан сыйпап кына
үткән гомерләргә – салават!
«Кайда соң сез, ерак еллар…»
Кайда соң сез, ерак еллар,
саф болыннар кизләве?
Һич уйда юк даннар, чиннар
һәм… чебеннәр безләве!..
Күңел тоташ актан, пакьтән;
тигез рухым бизмәне.
Калтырамый һәрбер «аһ!»тан,
җете – дөнья бизәге!
Шат җырларны ак нурларга
дисбе итеп тезгәнем!..
Тормыш арбасы
Айларда, әллә кайларда
йөри заман арбасы!
Бу чик түгел, яңа ярга
яңа юллар ярасы…
Яңгырап барсын чор түренә
кешенең хөр авазы.
Аңа бит җирне үзгәртеп
барасы да барасы!
Әле ярый кешегә җирдә
кеше булып каласы!
…Шыгырдап, сайрап, дыңгырдап
бара Тормыш арбасы!
Бер фәлсәфә
Агач гомерен билгелиләр боҗралардан,
атның яшен билгелиләр карап тешенә,
балыкныкын – тәңкәдәге сыры белән,
кеше гомерен – җырлый торган җыры белән,
салган эзе, юлы белән.
Бәялиләр карап эшенә!..
Кабатлануларга мәдхия
Көннәрнең – көннәрдә,
гөлләрнең – гөлләрдә,
җилләрнең – җилләрдә
кабатлануы!
Хисләрнең – хисләрдә, кичләрнең – кичләрдә,