баш сөяге күләгәсенә?
Фаҗига, бөек фаҗига менә шунда:
бөек максат белән чыгып озын юлга,
күзләре дымы кипкәнче карап үз офыгыңа –
тормыш мәгънәсенә,
ком таулары, вакыт сахралары аша кичеп
барып җиталмаган Юлчы
үз кәгъбәсенә!
Чал платан төбендә
Чал платан төбендә дә – кояш.
Искә төшә
иген кырлары,
иртәнге җырлар,
яшел таулардагы җил,
ак карлар!
Су кебек шаулап ага җил
яфрак арасыннан,
яфраклары – яшел карлыгачлар.
Ишетелә сыман тормыш агышы,
алтын башаклар шавы,
җигүле атлар…
Шау кояшта утыра агачлар.
Чал платан төбендә дә – көз.
Утыра шунда бер карт – нәкъ Мәрҗани!
Биредә гүя гыйлем мәгарәсе…
Чал платан – манма кояш!
Җиһан каршысында
алтын таҗын киеп шаулап тора,
һәр яфрагы –
гомер шәҗәрәсе!
Чал платан төбендә дә – җил!..
Чал платан төбендә дә – туфрак.
Чал платан төбендә дә – Ил!
Элегия
Бу оядан очты кошлар. Таралды йорт.
Тик мәңгелек туфрак аның нигезендә.
Сугар сәгать. Кара туфрак, синең кебек
мәңгелеккә әйләнермен үзем дә…
Мәңгелек тә өмет итмим, туган туфрак,
шуны гына сорыйм бары бу җырда:
соңгы йортым, моңлы йортым түбәсенә
җылы яңгыр булып кына шыбырда!
«– Нигә уйчан? – диләр…»
– Нигә уйчан? – диләр. –
Тыңлыйм
Гомер шаулап акканын.
Хәтер елгаларын кичеп,
хатирәләр кайтканын;
баш очында Кояш җырын,
моңын бөек Заманның;
бик тирәндә – Вөҗдан тавышын,
намус сулкылдаганын;
бүгенгедән киләчәккә
очып барган хатларның
сәләмнәрен…
Җилпенешен
мәңгелек канатларның…
– Нигә уйчан? – диләр. –
Тыңлыйм
Вакыт шаулап акканын.
Тупыллар җилгә каршы
Таң алдыннан тәрәзәмдә
тупылның таныш шавы:
имин икән җилләр, кошлар,
ерак йолдызлар бары!..
Таң алдыннан өй түрендә
бер торып шаулап ала:
әйтерсең яфраклар аша
гомерләр шаулап ага…
Җил исеп куя да кинәт
таң киләсе яклардан,
өй түремдә хәтер ява,
моң түгелә
яфраклардан.
Моң түгелә яфраклардан…
Әйләнде безнең гаиләгә,
башыннан кичте бар да…
сыенды безнең кыекка
күкрәүле яңгырларда…
Тәрәзәдән карап торды
туган йортның миченә;
мөнәҗәт әйтеп керде ул
төнге җилләр эченә…
Тора ул, шаулап тора ул
елларда,
еракларда…
Туган