Җәяүле күбәләк
Безнең сагыну шундый:
ашкынабыз җир үзәге булган төбәккә,
йөрәгебез
болытларга тигәләп!
Ә түбәндә
таулар, урманнар артына
чакрымнар аша
җилне җиңеп, җилфер-җилфер килеп
кайта
бер күбәләк!
Кайта! Болытлар арасыннан,
давыл сукмагыннан,
каршысына урманнардан
сибелә сары яфрак, –
сары күбәләкләр күч-күч
ятып кала кырда.
Ә бу кайта! –
җанлы сары яфрак төсле
җил-җил килеп,
калтырап!
Колакларда саубуллашу җыры.
Әллә инде кыска җәен эзләп,
ашыккан кешедәй, очына-талпына
кайта!
Җәйге болыннарның җаны –
Җәяүле Күбәләк.
Таштагы сурәтләр
Күбәләкнең сыны калган ташта,
таш сурәттә – яшәү сулышы!
Ничек калган чор төбендә, аста, –
гөлгә түгел, ташка елышып?
Чәчәк төсле бизәп тордың микән
бер сылуның назлы толымын?
Кайсы язның күбәләге идең,
якты җаны кайсы болынның?
Абагалар кала ташка иңеп –
мәгънәседер яшәү юлының…
Күбәләгем! Ничек таш куенына
биргән икән сине болының?!
Казыдык та төштек үткән чорга, –
тау астыннан алдык ак ташны.
Кемдер аңа чокып нидер язган,
җил ярдәмгә килде: «Хат башы…»
Җил укыды, телен аңлады җил
бөек сәфәр чыккан кешенең.
«Яз каршы!» – дип язган чокып ташка,
тик куймаган үзенең исемен.
Фаҗиганең асылы
Җилләр шаулап торган сахрада,
кылганнар да качкан буш чүлдә
ак таш төсле ята баш сөяге,
күләгәләп комны эсседән…
Эзләре юк.
Кем булган ул? Килеп соңгы урынын
тапкан сары сахра эчендә…
Элек чиксез офыкка төбәлгән,
бу бушлыктан чыгар әмәл эзләгән
күзләренең кара суы
комнарга беткән сеңеп…
Һаман шулай офыкка багып калган
күзләрнең буш оялары,
мәңгелектән ярдәм сораган кебек!
Хәзер инде тарихчылар әйтсеннәр:
булырга тиеш, дип, бу юлчы Фәссәннән…
Археологлар әйтсеннәр: сәмум җиле искәндә
егылгандыр бу адәм…
Багучылар әйтсеннәр: булгандыр изге җаннан, –
еллар үткән, комнар күчкән, әмма
җәсәден, дип, комнар күмә алмаган:
күзсез башым булса да җир өстендә ятсын, дип
ялваргандыр Алладан!
Социологлар әйтсеннәр: ташлаган, дип, юлдашларын,
идеалист! – дип,
үзе генә омтылган, дип, кыйбласына!
Андыйлар гел ялгызлыкта
югалта башларын!
Сәнгать әһелләре әйтсен:
бу кеше, дип, тапкан үз ролен,
кабатламаган бүтәннәр юлын!
Язмыш сәхнәсендә, соңгы сәгатьтә
ышангандыр,