Фәйрүзә карашын аска төбәгән килеш моңсу гына елмайды. Шәйморат кәләшенә күз салгач, малайны идәнгә бастырды. Шат елмаеп, Фәйрүзәгә карап тора бирде. Кыз күтәрелеп карамыйча булдыра алмады. Икесенең дә йөзе кояштай балкыды. Алар хәтта куенына ризык тутырган малайның үзе яткан бүлмәгә кереп киткәнен дә сизмәде.
Шәйморат кәләшен күтәреп алды да әйләндерә башлады. Ул – бүген дөньяда иң бәхетлесе! Шушы хәзинәсен, казанышын саклар өчен утка да, суга да керәчәк. Яшькелт-зәңгәр нур сипкән хушны алган матур күз аңа гына яратып багачак, аны гына яңа җиңүләргә рухландырачак! Алар – бер гаилә! Гаилә! Алар – бер йөрәк!
Шәйморат кәләшен түшәк җәелгән ятак читенә утыртты да каршысына тезләнде.
Сөйгәненең сибелгән чәченнән сак кына сыйпады. Тегесе, тартынып, йөзен яшерде. Беразга тын калды- лар.
– Сандугач сайрый, – диде кыз оялып кына. – Бу мәлдә…
– Ул безнең өчен, икебез өчен сайрый… Юк, синең өчен, таң йолдызым…
Сандугач өздереп сайрады, аңа икенчесе өзелеп җавап кайтарды. Моң белән моң кавышты. Нур белән нур. Балга тулышкан чәчкәләр төн патшалыгына хуш ис бөркеде. Кайдадыр ерак-еракта кемдер берәү йөрәккә үтеп керерлек җыр сузды. Аңа кушылып, күктә җемелдек йолдызлар чыңлады.
Серлелеккә чорналган төн. Сихрилеккә манчылган төн. Тынычлык, мәһабәтлеккә төренгән төн. Гашыйкларның бәхет төне. Аллаһ фатихасы биргән никах төненең бүтәнчә булуы мөмкин түгел.
Төн үзе ураткан дөньяны барлый, тикшерә. Андагы аһәңлекне тыңлый. Төн назлы сөю тавышын ишетә.
– Җаным… Җаным…
Төн тагы ишетә.
– Син нишләп алдадың?..
Төн сагая.
– Җаным… Җаным, син берәүнеке дә булмагансың. Булмагансың кияүдә… Нишләп алдадың?..
Төн бу тавышта аптырау һәм шатлык авазын ишетә.
Иренен канатканчы тешләгән кәләш эндәшми. Кияү сөйгәненең йөзен сыпыра. Күз яшенә бармаклары юешләнә.
Фәйрүзә эндәшми. Юк, ул сөйгәненә бөтенесен дә сөйләр. Тик әле түгел…
Ул Шәйморатына Касыйм белән кайчан, ни рәвешле никахлашуын сөйләр. Кавыша торган кичне аларны икәү генә калдыргач, нәрсә хакында сөйләшкәннәрен дә искә төшерергә туры килер. Әйе-әйе, алар ике хыялый! Кулга-кул тотышып, халыкның бәхете, Башкортстанның киләчәге турында хыялландылар. Иң хәтәр бер чор иде бит. Касыйм рухланып кәләшенә азат, бәйсез Башкортстан дигән җөмһүрияттә яшәячәкләре турында сөйләде. Бабич, Акмулла шигырьләрен яттан укыды. Ул шундый яшь, шундый ачык, эчкерсез, сабый күңелле! Шушы икәүнең бәхетенә һичкем комачауламас төсле иде…
Ләкин күп тә үтми тәрәзәне дөбердәттеләр. Касыйм ишекне ачты, кем беләндер сөйләште, аннан яшендәй атылып килеп керде.
– Сөеклем, минем отряд чолганышка эләккән! Таң атуга кайтып җитәм! Коткарырга кирәк! Озакламам! Көт!
Касыйм, үзе белән килгән атлыларын алып, төн караңгылыгына кереп югалды.
Сызылып таң атты. Көн туды. Керфек какмый киявен көтте Фәйрүзә. Тик ике көннән генә яралы бер солдат ишек