Ул арада Әдһәмнең мондалыгын хәбәр иттеләр. Тиз генә килеп җитәргә кушылган иде, молодец, тизлеген исәп тоткан. Әдһәм кабинетка аяк басу белән, Алпарский Ырысбай хәлләрен җентекләп сорашырга кереште. Егет бөтен сорауга да төгәл җавап бирә, тик ни өчен үзенең элекке командиры турында ләм-мим? Башта Алпарскийның авыз ачканын көтәме? Алайса, башлыйбыз! Ләкин кантком рәисе урынбасары уйлаганча килеп чыкмады. Әдһәм Ырысбайда күптән булмавы, күрше авылларда кунып ятып, яшьләрне яңа властька үгетләвен әйтте. Ах, якын, иң якын иптәшенең нәрсәләр кыланып ятуын да белмиме? Җавап Алпарскийны отыры ярсытты гына.
– Сезнең төбәктә бернинди дә эш алып барылмый! Бигрәк тә яшьләр белән! Менә шуңа анда милләтчеләр дә котыра башлады. Без чарасын тиз күрербез. Ә син бүгеннән үк икенче якка китәсең. Бар, хәзер үк Каплинский янына! Нинди задание куша, шуны үтисең!
– Миңа эшне тапшырып китәргәдер бит?
– Ырысбай ягына сиңа юл юк! Бетте! Бар!
Әдһәм аңгы-миңге килеп чыгып китте. Ул Шәйморат абыйсына каршы нәрсәдер эшләгәнен сизенә, тик ни өчен икәнен генә һич аңлый алмый. Ул арада Алпарский кабинетына баштанаяк коралланган ике хәрби кереп китте. Каплинский көтеп торыр, хәлне ачыкларга кирәк!
Бу вакытта, чынлап та, Алпарский кабинетында кызу сөйләшү бара иде.
– Тик шул төбәктә Совет властена каршы заговор корыла. Безнең кадрларны үз якларына аударырга тырышалар. Һәм, басым ясап әйтәм, нәтиҗәле эшлиләр!
– Иптәш Алпарский, бер генә сорау, ни өчен җомганы сайладыгыз? Милләтчеләрне иртәрәк тә кулга алырга мөмкин.
– Юк! Тик җомга төнендә! Шул якларда заманында иң эре эксплуататор булган Рәсүл әфәнденең кызына краскомыбыз җомга көнне өйләнә. Без аңа шәп җомга төне әзерләргә тиешбез, аңладыгызмы, иптәшләр? Ә таң аткач, йокыдан торганчы, Сәетколдан Әүхәдиевне кулга алырга. Берничә иярчене белән бергә! Ишеткәнегез бар бит Әүхәдиев турында?
– Әйе-әйе, сөрсегән милләтче. Хәзер күрше авыл урысларыннан җирләрен тартып алырга котыртып ята. Безне белми дип уйлый… – Моны әйткәне мыскыллы гына көлеп куйды.
– Краскомның үлемен аларга ябабыз да куябыз, шулай аңларга кирәктер, иптәш Алпарский!
– Соң, аларны нәрсә өчен кулга алабыз, дип уйлыйсың? Төхвәтовның үлеме революция идеяләренә тап төшерергә тиеш түгел. Гади халык аны бары сыйнфый дошманнар, милләтче бандитлар үтергән дип аңлаячак! Йөрәкләрендә контраларга карата нәфрәт ташысын! Шунсыз җиңү юк! Җомга операциясен җентекләп уйлагыз. Аның исеме – «Кош аулау». Иң ышанычлы кешеләрне алырга! Сайлап! Китәргә мөмкин.
Тегеләр торырга кузгалгач, янә туктатты.
– Тагы бернәрсәне оныта язганмын! Ә бит хәтерем әйбәт була торган иде! – Алпарский тумбочкадан ертылган «Коръән» китабын сөйрәп чыгарды. – Миңа бернәрсәне дә онытырга ярамый, бернәрсәне