үч алган иде! Кинәнеч биргән тәүге үч кайтару! Агу табып, тегеләрнең Сорлан дигән усал, акыллы этенә ашатты. Аңа кадәр этне үзенә өйрәтте. Шул этне ахырдан күмешергә барды. Хәтта күзеннән яшь чыгарды бит әле. Күңеле эрегән Хөрмәтулла аны иң якын дусты дип атады… Әйе, әйе, бүтәннәрдән хәйләкәррәк, зирәгрәк иде шул Илнур! Дөрес, аны кайсыберәүләр соңрак «Хөрмәтулланың шымчысы» дип тә атады. Әйтә бирсеннәр! Аларның кем икәнен Илнур үзе дә яхшы белә. Атаган кешеләрнең исемнәрен онытмады! Совет власте урнаштырырга кайткач, «сыйнфый дошман» буларак, иң әүвәл шул кешеләр атылды. Гыйззәтулла байның өе дә аның фәрманы буенча яндырылды. Нишләп иң матур өй аныкы булырга тиеш? Бигрәк тә кызыл комиссар моны теләмәсә! Бала чагында аны санга сукмаганнар хәзер үзләре куркып баш иде. Элек кемнәр аны җәберләгән барысы да гадел җәзаларын алды. Дөрес, беренче кайтканында, авылдашларының, туган-тумачаларының кайберләренә артык аяусыз булуы тынычсызландырган иде, йөрәккә борчу салган иде, ләкин урыс пролетариатының «сыйнфый аң»ны абсолютлаштыруы, югары дәрәҗәдә хуплавы тора-бара күңелдәге шикләрне бөтенләй җуйды. Киресенчә, аны тугры, ышанычлы революционер итеп танытты. Туган авылыннан ничә яшьтә киткән иде соң Алпарский? Ундүртенче яше белән бара иде. Әйе, әтисе белән кыр талашып чыгып киткән иде, шуннан бик озак кайтмады. Алтын эзләүчеләр белән йөрде. Урыс эшчеләре белән танышты. Аннары шулардан калмады. Инкыйлабы да, бүтәне дә аны башта кызыктырмады. Ул һаман ат башы зурлыгы үзенең алтынын эзләде. Ахмак…
Алпарскийның бәхет күге нәкъ шул революция чорында ачылды да инде. Урыс пролетарийлары аңа ышаныч белдерде. Башкортларны революциягә җәлеп итәргә кирәк иде. Әйе, беренче башлап аның белән урыслар исәпләшә башлады. Шулай булгач, ничек изгелекне онытырга мөмкин? Алпарский бернәрсәне дә онытмый? Ул урыс иптәшләренә тугрылыгын раслады. Шушы алдынгы халыкның юлыннан китмәгән башкортларга каты аяусызлык күрсәтте. Әнә шулай үсте Алпарский. Хәзер аның заманы. Аның хакимлеге. Әгәр дә революция уты кабынмаган булса, кем булыр иде Алпарский? Ямаулы капчыгын сөйрәп йөрер иде һаман, бер мескен мосафир булып. Ат башы зурлыгы алтын турында хыялланып… Әнә шуңа да авылдашларын – сыйнфый дошманнарны аттырганнан соң, әтисе укыган бәддога да аны куркытмый! «Туган- ыру, зат, авылдаш» дигән төшенчә юк. Сыйнфыйлык иң алда торырга тиеш – менә шушы аның инануы. Иске, кыргый мөнәсәбәтләргә урын калдырмаска!
Башкаларны үз артыннан ияртү, буйсындыру өчен оста оратор булырга кирәк иде. Бу һөнәргә дә өйрәнде Алпарский. Күпме әзер фразаларны кабатларга, тыңларга, эзләргә, ятларга туры килде! Кыскасы, кара тир түгелде, ләкин нәтиҗәсе шәп килеп чыкты. Алпарский хәзер белә: янындагы көрәштәшләре арасында аның кебек оста чыгыш ясаучы юк. Әйе, аның чыгышы лозунглардан тора, ялкынлы, байраклы сүзләрдән! Бу лозунгларга беркем дә каршы дәлил китерә алмый. Китерә дә алмаячак! Алар – лозунг, ләкин алар – инану!
Алпарский кабинетында һаман ишекле-түрле йөри бирде.
«Революция утын кабызган солдатларыбызны югалтырга