Итил суы ака торур / Итиль река течет. Фаттах Нурихан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фаттах Нурихан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия: Татар прозасы
Жанр произведения:
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-02427-3
Скачать книгу
Күрән би, теләсә, билгеле, Утташ камны бер селтәнүдә юк итә алган булыр иде. Бабасы белән бик каты ызгыштан соң ул чыннан да шулай итмәкче булды. Койтым бикә аңа икенче төрлерәк киңәш бирде, син йоланы боздың, шулай булгач, сиңа Утташ кам белән килешүдән башка юл юк, диде; моның өчен сиңа иң элек аксакаллар белән килешергә кирәк, юкса сине Утташ камның әйләндереп салуы бар, диде.

      Күрән би өлкән хатынының сүзен тыңларга булды. Ул аксакаллар киңәше җыйды, үзенең ни өчен йоланы бозарга тиеш булуын аңлатып бирде. Аксакаллар бине яклап чыктылар. Утташ кам җиңелде, тик шуннан соң ул үзенең киявенә каршы эшне уйлабрак, астыртынрак эшли башлады. Әле генә Йолдыз-кашканы йолыкка соравы аның менә шул астыртын эшенең бер чагылышы иде.

      Үзенең бабасын би каравыл өеннән озата чыкты, аска төшә торган баскычкача ул аның белән янәшә атлап барды. Шулай да ул җиргә төшеп тормады, койма өстендә торып калды. Мыек чылгыйларын чәйнәп, би Утташ камның атка атлануын, иярдә буен төз тотып китеп баруын карап торды.

      Менә бер җылны бүдәнә симерсә, икенче җылны – тартар… Көрәш әле тукталмаган. Монысында ул җиңде. Йолдыз-кашка инде юк! Чыннан да, ялгышмады микән ул йоланы бозып? Ни отачак ул бабасы белән тартышып? Күрәсең, берни дә отмаячак. Бүген Йолдыз-кашка, иртәгә тагын башка нәрсә… Аның көче чиксез, турыдан-туры аңа каршы чыгып булмый. Ни дигән сүз бу? Әллә чыннан да аның каргышы төштеме? Ул чире, ул сартлары11… соңга калган ул сартлар-базарганнар12… Нишләп уйламады соң әле ул моңарчы бу турыда?! Йа Тәңрем, үзең ярлыка барлык языкларны!

      Утташ кам күздән югалгач та, Күрән би баганаларга салынган басмалар өстеннән койма буенча Басу-капка ягына юнәлде. Аның күңелен икеләнү корты кимерде. Аннары аның юкка-барга ачуы килә башлады. Аның кемне дә булса тотып яңаклыйсы, тибеп җибәрәсе, йә булмаса, кылыч белән башын чабып өзәсе килде. Тик койма сакчылары барысы да урыннарында иде, барысы да кораллы, тыныч, кырыс иде.

      Чирек чакрым чамасы баргач, койма буендагы басмадан уң якка икенче басма аерылды. Бу басма да биек баганаларга салынган иде, тик аның янында койма гына юк иде. Күп тә үтмәде, басмалар буенча би үзенең өенә кайтып керде.

      Яшь, чибәр хатыны Койтым бикәне күрү белән, аның барлык ачуы юкка чыкты. «Юк, ялгышмаганмын, – диде ул үзенә үзе, баштагы уйларына кире кайтып. – Утташ кам теләсә ни сөйләсен – көч барыбер минем кулда!»

      «Шулай да этне үскетмәвең яхшы, – дип уйлады ул бераздан. – Ярар, Йолдыз-кашка ике арадагы ызгышка чик куйсын. Шуның белән тамагы тыгылсын. Тату яшәүгә ни җитә!»

      Өлкән хатынына ул үзенең әлерәк кенә Утташ кам белән очрашуы турында сөйләде.

      – Мин каршы түгел, – диде Койтым бикә, иренең сүзләренә артык куаныч белдермичә. – Шулай да атның иясе белән дә киңәшсәк, ничек булыр икән?

      – Тотыш беләнме?! – диде би, исе китеп. – Атасы анасы белән киңәшергә аңа әле иртәрәк. Ни әйтсәләр, шуны тыңлар.

      – Шулаен шулай да… – диде Койтым бикә күңелсез генә. – Тугач та Йолдыз-кашканы


<p>11</p>

Сарт – сәүдәгәр. Гомумән, Урта Азия кешесе.

<p>12</p>

Базарган – чит ил сатучысы.