Катауның ике капкасы бар иде. Капкаларның берсе – Чулман яры буендагысы «Яр-капка» дип, тигезлек ягындагысы «Басу-капка» дип атала иде. Койма өстендәге каравыл өйләрендә, манараларда, капка төпләрендә көнен-төнен сакчылар кизү торалар иде. Чулманга су төшкәндә, аеруча сак, уяу булырга кирәк. Мондый чакта астан да, өстән дә каекларда юлбасарларның, йә булмаса, канга сусаган күршеләрнең килеп чыгуы бар.
Мондый чакта катау кешеләре, билгеле, яу килүен генә көтмиләр. Мондый чакта каекларга, көймәләргә тоткарлыксыз юллар ачылганда, катау кешеләре чит илләрдән, чит җирләрдән шулай ук яхшы кунакларны да көтәләр иде.
Акбүре ыруының башы Күрән би Яр-капка янындагы манарага менеп карарга ярата иде. Бөтен катауда бу иң биек җир иде. Чулман өсте дә, ерактагы урманнар, калкулыклар да моннан уч төбендәгедәй күренә. Менә бүген дә ыру башы, манараның тар төннегенә6 капланып, ерактагы күк читен шактый озак күзәтте. Бик бирелеп караганга, аның күзләре авыртты, су чите белән күк чите исә, бергә буталып, болганчык томанга әйләнде. Күрән би, яшь чакларындагы шикелле озак карый алмавына, башы әйләнүенә, йөрәге сугуына эче пошып, көрсенеп куйды. Күзләрен йомган килеш, бераз гына сөялеп торды да икенче як төннеккә килде. Чәнечкеле кара урманнар, калкулыклар белән чикләнгән су өстен ул бик үк теләмичә генә күзәтте – төн ягы аны артык кызыксындырмады.
Беравык онытылып торгач, би яңадан көньякка – Чулманның түбән ягына текәлде. Елга өстеннән салкынча җил исте; аста, яр буенда, балыкчыларның өзек-өзек тавышлары ишетелеп китте. Кешеләр тавышы тукталып торган арада, бөтен тирә-якны тигез бер шауга күмеп, берөзлексез дулкыннар шаулады.
Күпме генә караса да, су өстендә би бернәрсә дә күрә алмады. Ул тагын көрсенеп куйды, аптырап төннек каршында басып торды-торды да, авыр аякларын көчкә кузгатып, тар, текә баскычтан аска төшә башлады. Ул баскан саен, басма яркаклары, авырлыкка түзә алмыйча, шыңшып-ыңгырашып калдылар. Басмалар гына түгел, буралап салынган манара да, би әкрен генә атлап аска төшкәндә, як-якка чайкалып торгандай булды. Илле яшьләр чамасындагы Күрән би богадай таза, имәндәй төз, озын буйлы иде. Тик бу тыштан караганда гына шулай. Таза «имән»нең эченә корт төшкән. Кыш урталарыннан бирле инде бине ниндидер яман чир тынгысызлый. Аның эче авырта. Элеккечә инде ул чиләкләп буза да эчә алмый, терсәгеннән майларын агызып симез итләр дә ашый алмый. Язга таба исә аның бу эчке авыруы тагын да көчәя башлагандай булды. Сул як касыгында ул бертуктаусыз авырту тойды, ниндидер көчсезлек тойды. Кайчакларда йөрәге авырта шикелле тоелды. «Үлемем якынлаша