– Явыз ияләр яшел чирәмнән дә элегрәк уянганнардыр, – диде Утташ кам, бине тыңламыйча. – Чокырларда пычрак сулар торып калды, агачларга чүп-чар эләгеп калды. Җыл яман килә. Йолык8 туен быел зурлап ясарга туры килер, кияү!
– Зурлап ясарбыз, – диде би, килешеп.
Шулай диде дә кинәт сагаеп калды. Бабасының нинди уй белән килүен ул әлегәчә белә алмый интегә иде. «Зурлап» дигәндә, Утташ камның коры, шыгырдавык тавышы чак-чак кына калтыранып киткәндәй булды. Нәрсә каермакчы була бу? Ука белән каелган төлкетамак тунмы, энҗеле камчат бүрекме, көмешләнгән иярме, кырнакмы9 – нәрсә?
– Бүген төш күрдем, кияү, – диде Утташ кам, беравык тынып утырганнан соң, әкрен генә, серле генә яңадан сүзгә башлап. – Атка атланып, үзебезнең Басу-капкадан күпер аша чыгып барам, имеш. Күпер уртасына җиткәнием, каршыма Әрлик хан ялчысы Октуган килде чыкты! Бер кулы белән атның ялыннан тотты, икенче кулы белән сакалымнан тотып алды. Тешләрен ыржайткан, күзләре уттай яна! Йолаларны бозасыз, ди, йолык бирмисез, ди. Атыңны бирәсеңме, ыруыңны, җиреңне-суыңны бирәсеңме, ди…
– Ялган! – диде кинәт би, башын калкытып.
– Ни-нәрсә ялган, балам? – диде Утташ кам, өстенлеген, тынычлыгын әз генә дә үзгәртмичә, авыр күз кабакларын калкыткандай итеп. – Минем сүзләрем ялганмы, явыз Октуган сүзләре ялганмы? Тфү-тфү! Телемә дә аласым килми атын… котымны ала язды, көчкә котылдым.
Күрән би эндәшмәде, очлы бүрек кигән авыр башын салындырып, ачуыннан кызарынып-бүртенеп тик утырды.
– Әрлик хан ялчысы явыз Октуган сүзләре ялган, кам баба, – диде ул бераздан, ачуын эчкә йотып.
– Менә шул… – диде кам, өзелгән сүзен ялгап, – сакалымнан тотып алды бу. Тарта. Авызына якын ук китерде. Инде йота дип торам. Җиргә-суга да, ыруыма да тимә, атымны бирермен, мин әйтәм…
– Нинди атка атланганыең соң син, кам баба? – диде Күрән би, ачыктан-ачык мыскыл сиздергән бер тавыш белән.
– Мин, кияү, Йолдыз-кашкага атланганыем, – диде Утташ кам тыйнак кына.
– Юк! – диде Күрән би, аягына басып. – Йолдыз-кашкага синең беркайчан да атланганың юк… төшеңдә дә! Атлана да алмыйсың, син аның янына да бара алмыйсың!
– Ялгышасың, кияү, – диде Утташ кам, коры, усал күз карашы белән бине өтеп. – Изге эшкә тел тидереп тору үзе язык! Күңелең бозык синең, кияү, шуңа да эшең алга бармый.
– Монысы инде яла, – диде Күрән би.
– Мин синең белән ызгышырга килмәдем, – диде Утташ кам, урыныннан торып, эре генә. – Яңа айның дүртенче көнендә йолык туе ясарбыз. Син шуңа каршы түгелдер ич?
– Ясарбыз, – диде би, теш арасыннан сыгып.
IV
Акбүре ыруының башы Күрән би белән Утташ кам туганнан туганнар иде. Ыруда иң көчле кешеләр буларак, алар моңарчы үзара тату гына яшәделәр, каршылыклар килеп чыкса да, беркайчан да эшне зурга җибәрмәделәр, ничек тә җайларга, үзара килешергә тырыштылар. Бозылышу, чын-чынлап, ныклап бозылышу узган көздән башланды. Бинең өлкән хатыны Әди тилчәдән үлгәч, аның урынына кемнең өлкән