Итил суы ака торур / Итиль река течет. Фаттах Нурихан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фаттах Нурихан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия: Татар прозасы
Жанр произведения:
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-02427-3
Скачать книгу
кына белә алмады. Баштарак бикә Күрән бигә, син ничек уйласаң, мин дә шулай уйлыйм, дигән иде. Бу көннәрдә башы каткан Күрән би артык төпченеп тормады, ул чыннан да бикәнең үз сүзеннән чыкмаячагын яхшы белде. Аксакаллар аңа сорауны терәп куйдылар, син ил яклымы, яу яклымы? диделәр. Менә шунда инде Койтым бикә үзенең күңелендәгесен әйтте дә бирде. Иренә каршы чыгасы килмәсә дә, явыз Утташ камны яклыйсы килмәсә дә, барлык ырудашлары алдында ул турысын әйтте:

      – Мин Алмыш ханга каршы яу чыгарга өндим! – диде.

      Нәрсә уйласа, ул шуны әйтте. Күрән бинең йөзе караңгыланып киткәнен бикә, билгеле, күрми калмады.

      Менә шуның өчен дә – иренең күңелен кырган өчен, ахрысы, аның әле булса эче поша иде. Әллә тагын бүтән төрле кайгылары, борчулары бар иде микән соң аның?

      XV

      Койтым бикәнең балачагы Чулман буйларыннан еракта, Җаек далаларында үтте. Ул Җаекның урта агымында күченеп йөргән бәҗәнәкләрнең Карабай ыруында туды. Ул Карабай ыруының башы Кайду бикнең33 икенче ишеннән34 туган икенче бала иде. Кайду бикнең илле мең баш куе, дүрт мең баш җылкысы бар иде. Җаек буенда тоткарланып калган бәҗәнәк ырулары арасында ул иң бае, иң көчлесе иде. Шуның өстәвенә Кайду бик алып ир иде. Ук атышта, сөңге ыргытышта, кылыч белән чабуда беркем аннан уздыралмый иде. Бөтен тирә-як – бәҗәнәкләр генә түгел, угызлар, башкыртлар да – аннан куркып, котлары алынып торалар иде.

      Кайду бикнең балалары аталарына охшап үстеләр. Алар бар яктан да уңган булдылар, көчле, усал булдылар. Койтым бикә дә үзенең ир туганнарыннан калышмады. Алар кебек җилдәй җилеп атта да чапты, ук та атышты, сөңге дә ыргытты. Чаялыгы, батырлыгы өчен аңа яшьтән үк Алыпша дигән кушамат тактылар.

      Үзенең туган даласында, туган ыруында – яшьтәшләре, туганнары арасында, терлек-туар арасында ул шулай уйнап, күңел ачып, кайгы-сагыш күрмәенчә, унбиш яшькә тикле яши алды. Унбишне тутырып, уналты белән барганда, көннәрдән бер көнне, җәйге челләнең уртасында Җаек буе бәҗәнәкләренә олы талау килде. Төн ягыннан, көтмәгәндә, кара болыт булып, кара яу килеп басты. Кояш сүнде, җир сыкранды, киң даланы ялкын чорнап алды. Ягы35 көчле иде, санаусыз күп иде. Бәҗәнәкләр соңгы тамчы каннарына тикле сугыштылар. Кайду алып, арысландай ярсып, кылычы белән уңга-сулга чапты – берсен урталай кисте, икенчесенең башын кыеп төшерде, өченчесен кулсыз калдырды. Аның янында таудай булып туралган ягылар өелде.

      Бәҗәнәкләр каты сугыштылар, бәҗәнәкләр тын да алмый орыштылар. Тик шулай да ягы көчле иде, санаусыз күп иде. Кайду алып янындагы ирләр әкренләп-әкренләп кими барды.

      Ирләр кебек тимер күбә киеп, кылыч тотып, Койтым-Алыпша да атасы янында торып сугышты. Ук яңгыры яудырып, карабайларны ягы кысрыклый башлагач та, ул атасы яныннан, алып туганнары яныннан бер адым да чигенмәде, ярсып, кара яуга уклар атты.

      Барысын да ул үз күзләре белән күрде, барысын да үзе тойды. Көтмәгәндә Кайду биккә агулы ук тиде. Ыру башы ияреннән җиргә ауды. Шул чагында кинәт кояш сүнде, шул чагында кинәт җирнең асты өскә


<p>33</p>

Бик – би, эре җир-су, мал-туар хуҗасы.

<p>34</p>

Иш – монда: хатын.

<p>35</p>

Ягы – дошман.