Итил суы ака торур / Итиль река течет. Фаттах Нурихан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фаттах Нурихан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия: Татар прозасы
Жанр произведения:
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-02427-3
Скачать книгу
дә, углын да юкка-барга кыерсыттырмый башлады. Киресенчә, элеккеләрнең үчен кайтарырга теләп, көндәшләрен әкренләп-әкренләп үз кулына ала барды. Әди үлмәс борын ук инде ул өй эчендә баш булып өлгергән иде.

      Әйе, искәрмәстән Койтым бикә бөтенесен үз кулына алды. Тик Тотышны гына ул тулысынча буйсындыра алмады. Үсмер Тотыш, җегет Тотыш, беркемгә дә баш имичә, койрык тоттырмыйча, үз көенчә яши бирде. Элеккеге ачы тойгыларга, үпкә-әрнүләргә яшьлек тилелеге, яшьлек кайнарлыгы өстәлде. Яшьтәшләр дә, өлкәннәр дә әле булса аңа чит кеше, ят кеше итебрәк карауларында булдылар. Әле булса ул моны сизеп-тоеп яшәде, әле булса үзен никтер, ни өчендер кыерсытылган итеп белде.

      Атасы аңа быел беренче тапкыр ышанып эш йөкләде: кыш көне ул, этләр җигеп, кораллы йөз ир белән, илле йөк мал белән төн кешеләренә сату-алуга барды. Атасы аны юри җибәрде, сынап карау өчен… Аннары ул аның көченә, кыюлыгына да ышанды. Шулай ук аның бу углында баш та юк түгел иде.

      Кыш көнендә бер дә кояш чыкмый торган дөм караңгы төн иленнән, боз иленнән Тотыш углан биш ай дигәндә кире кайтып төште. Чаналарга таудай тире төяп, бер тиенен, бер кешесен, бер этен дә югалтмыйча, баеп, кырысланып, олыгаеп кайтып төште. Моңа тикле «шар тибүдән» башканы белмәгән «башкисәр», «юлбасар» угланның исән-аман кайтып керүен күреп, бөтен катауның исе китте. Ата белән ананың исә куанычы эченә сыймады. «Булдырдың, углым! – диде аңа атасы. – Синең кебек чакта атай мине дә шулай мал белән җибәргәние. Каты буранга юлыгып, этләрне, йөкләрне югалтып, кешеләрне туздырып, ярты юлдан кире кайттым. Болай булгач, атаңны уздырдың, углым».

      Атасыннан мондый мактау сүзләре ишетеп, Тотыш угланның күзләренә яшь килде. Туганнан бирле бу аның атасыннан гына түгел, анасыннан кала барлык өлкәннәрдән ишеткән беренче мактау сүзе булгандыр. Ата белән угыл арасындагы салкынлык, кырыслык шул көннән соң әйтерсең мәңге юкка чыкты. Шул көннән соң Тотыш углан атасына Тәңрегә табынган кебек табына башлады.

      Ул әйтерсең кинәт үсеп китте. Күңеле белән, уй-теләкләре белән үсеп китте. Ул үзен өлкәннәргә тиң итеп, алар эшли алган барлык эшләрне эшләрдәй чын ир итеп тоя башлады. Атасы белән анасының киләсе көзгә Биар ханының кызына өйләндерергә җыенуларын белгәч, аның чын-чынлап түбәсе күккә тиде. Тиздән, тиздән ул өйле, хатынлы ир кеше булачак! Тиздән, тиздән ул да кеше арасына кереп, үзенең сүзен әйтә алачак – аның белән санлаша башлаячаклар! Барлык ирләр кебек, ул да киңәшләрдә, җыенда катнаша алачак, кулына корал тотып, сакта-каравылда торачак. Кем итәр икән аны атасы – каравыл башымы, агычымы40, амбарчымы, битекчеме41? Субашы булырга ул әле яшь. Түрә42 буенча яшьләрне андый зур эшкә куймыйлар. Моның өчен яуда катнашырга, үз-үзеңне батыр итеп, башлы, белекле итеп күрсәтергә кирәк. Әлегә кечкенә алай43 башы булып торсаң да ярый. Әллә соң сатучы итәр микән аны атасы? Анысы да яхшы булачак. Товар белән тагын төн кешеләренәме, Хазаргамы җибәрер. Җибәрсен! Чит илләрдә, чит телләр, чит кешеләр арасында


<p>40</p>

Агычы – хәзинәче.

<p>41</p>

Битекче – язу-сызу эшләрен алып баручы.

<p>42</p>

Түрә – билгеле бер кагыйдәләр җыелмасы, закон.

<p>43</p>

Алай – гаскәри төркем, отряд.