– Ныграк кара, кунаклар килә! – диде би, мыскыл белән атына эндәшеп.
Тамга күперенә иң элек Котан каегы килеп төртелде. Каектагы борынчы ыргакчыга аркан ташлады.
– Кая тыкшынасың, ары кит! – дип кычкырды би үзенең углына.
Борынчы ярга ташланган арканны бер сүз әйтмичә кире тартып алды. Атасы кебек үк чытык йөзле Котан ярга сикерде. Котан артыннан бераз ара калдырып, яр буена икенче каек килеп җитте. Монысы инде кунаклар каегы иде.
Борыннан, койрыктан казаяклар аркан ыргыттылар, уртадан басма суздылар. Каек, күпер читенә терәлеп, чайкалудан туктап калгач та, унлап кеше аягүрә басты. Кыска итеп киселгән сакал-мыеклы, озынча битле, очкынланып торган шаян, тере күз карашлы чандыр бер кеше, елмаеп, Акбүре ыруының башы алдында бүреген салды, башын иде. Күрән би белән чагыштырганда, ул бик яшь күренә иде. Күп булса, аңа утыз биш-кырык яшьләр чамасы булыр иде.
– Казаяк ыруының башы Ямгырчы би синең җиреңә килде, – диде ул, Күрән бигә эндәшеп.
– Илме, яумы? – диде Күрән би.
– Ил! – диде Ямгырчы би.
– Төкле аягың белән, туганым Ямгырчы би! – диде Күрән би, бозылган йөзенә елмаю билгесе чыгарып.
Ашыкмыйча гына ул атыннан төште. Койтым бикә дә, бинең башка хатыннары белән балалары да, аксакаллар да – барысы да атларыннан төштеләр, бер тирәгәрәк җыелдылар.
Ямгырчы би басмага атлады, үзенә сузылган кулларга тотынып, елмаеп җиргә төште. Аның юлдашлары да шулай ук җиргә төштеләр. Үзләрен каршылаучы кешеләргә бер-ике адым килеп җитмичә, алар туктап калдылар, Күрән бине, аның якыннарын олылап, билләрен бөктеләр, башларын иделәр. Ямгырчы би, яхшы, бай тунының каптырмаларын чишеп җибәрде, бил каешына бәйләнгән янчыгын – көтүдән кайткан сыер җиленедәй бүлтәйгән зур янчыгын чиште. Янчыктан, учлап-учлап, ул көмеш акчалар алды. Күрән бинең, Койтым бикәнең, би балаларының, ырудашларының аяк астына акча сипте.
Көмеш табакка салып кыздырылган ит, пешкән балык, бодай көлчәсе тоткан Койтым бикә алгарак чыкты, кунакларга шулай ук баш иде. Кулындагы табакны ул Ямгырчы бигә тоттырды. Кунак би, бармак очлары белән генә чеметеп, табактан бераз ит, балык, көлчә алды, авыз итеп карады. Шуннан соң казаяклар табакны кулдан-кулга җибәрделәр.
Кунаклар үз каекларыннан өч сандык төшерделәр Сандыкларны ачып, Ямгырчы би Акбүренең өлкәннәренә бүләкләр өләшә башлады: Күрән бигә кышкы төлке тун белән бүрек бирде, Койтым бикәгә шулай ук тун бирде, көмеш беләзек бирде. Башкаларга да шактый өлеш чыкты. Кайберсенә күлмәк, кыекча, кайберсенә итек-читек, беләзек, йөзек, муенса ише нәрсәләр тиде. Кунакларны каршыларга төшкән кешеләрнең берсе дә бүләксез, күчтәнәчсез калмады. Акбүреләрнең күңелләре куаныч белән тулды. Салкын, кырыс чырайлар яктырып китте – Ямгырчы би үзе белән бүләкләр генә түгел, әйтерсең көньяк җылысы да алып килгән иде.