Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ринат Мухамадиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03670-2
Скачать книгу
бөтерчек кебек ике мәртәбә мәтәлчек атып алды да аякларына басарга азапланган чабышкының йөгәненнән барып тотты. Малайның башка һичкемдә уе юк иде, сыдырылган иңбашлары, ертылган чалбары хакында да онытып, күлмәк җиңе белән Чемпионның борын һәм авыз читләрендәге ак күбекне сөртеп маташа…

      Алдан килгән атның муенына зур сөлге урадылар. Ул әле һаман чабыш дәртеннән чыга алмыйча ярсуын басып, мәйдан тирәли тик юыртып йөрүен белә.

      – Иллә дә елгыр соң теге кола бия…

      – Чемпионның үзен узды, кем аты икән?..

      – Исеме ни атлы икән ул елгыр биянең?..

      – Җайдагы кем малае, авылныкымы?.. – дип, бер-берен бүлдереп сорашты-белеште мәйданда утыручылар. Әмма елгыр биянең дә, җайдакның да исемен белүче юк иде әле.

      Бераздан гына кемдер, ат – урман каравылчысыныкы, җайдагы өстерлек Рәхимша малае булган икән, дигән хәбәр таратты. Ә күрше колхоз рәисе Мостафа Фәләхов исә күзгә чалынып йөрмәгән, чабышкысының оттыруын җайдак малайдан гына күреп, аны суганлап-борычлап орышкан да Чемпионга атланып авылларына элдергән дип сөйләделәр. Инешнең аргы ягындагы ак «Волга»сы мәйданнан кеше таралып беткәнче аны көтеп торган.

      Нәкъ бер атнадан Сабантуй район үзәгенә килде. Мондагы ат чабышлары турында сөйләсәң, тының кысылыр, тирә-як авылларда бәйге тоткан чабышкылар җыела монда. Быел исә уҗымнар әйбәт шытып, җиле дә, яңгыры да вакытында булып торганга күрәдер, атлар гадәттәгедән дә күбрәк иде. Ниндиләре генә юк аларның: шомырт сыман кара турылары да, шикәрдән дә болайрак аклыклары белән күзне камаштырырлыклары да, сырт һәм билләренә чиләк-чиләк алма кунган алмачуарлары да, әледән-әле башны күккә чөеп кешнәп җибәргән йолдыз кашкалары да…

      Атта нидер аңлаган һәр кешенең карашын үзләренә җәлеп итеп торганнары Мостафа Фәләхов җитәкләгән колхоздан. Ә инде Чемпион турында сөйләп тә торасы юк, аны танымаган кеше бармы икән. Бүген исә бу чабышкы гадәттәгедән дә гайрәтле һәм матуррак күренә. Бер урында тик басып тора алмый, әнә ак бәкәлләрен ничек биетә. Күзләреннән генә түгел, тояк читләреннән дә берөзлексез очкын чәчелеп тора сыман. Гәүдәгә дә башка атлардан ким дигәндә бер карышка югарырак тагы үзе.

      Чемпион әледән-әле бер читтә баганага бәйләнгән көе басып торган кара яллы һәм кара койрыклы аксыл җирән атка карый да кешнәп җибәрә, карый да кешнәп җибәрә. Моның нәрсә аңлатканын, чабышкының нигә шулай ярсуын күпләр аңышмады, әлбәттә. Ләкин атның һәр хәрәкәте генә түгел, һәр аваз бирүенә тикле төгәл мәгънәгә ия булуын яхшы белгән Фәләхов шундук төшенде һәм танып алды. Бу әлеге дә баягы теге Нурлы Алан Сабан туенда аның борынына чиерткән елгыр кола бия иде. Менә нигә тынгысызлана, менә ни дип бер урында басып тора алмый җирне тырный икән аның танылган чабышкысы. Теге юлы елгыр биядән калышуы, аңа уздыруы белән килешә алмый газаплана икән ич бичара. Тизрәк бәйге тотасы, елгыр бия белән узышуда үзенең иң көчле чабышкы икәнлеген янә исбат итәсе килеп ашкына икән ул.

      – Малкай-җаныкай, – дип, Фәләхов атының яңакларыннан