– Авылның беренче кызы дигән идең… Берәр кунак кызымы соң әллә үзе?..
– Юк, эзләп азапланма, якын да килмәдең.
– Нигә килмәсен, сылу дисең ич. Кичке уеннарга йөриме соң ул?
– Йөрмәсә, мин каян белим ди…
– Бии дәме?
– Ничек кенә әле… Инеш буен гына түгел, йөрәкләрне дер селкетә аның биюләре. Ирексездән гармун елый башлый, йолдызлар атыла, энем, ул әйттергәндә.
– Ә кем белән бии соң ул?
– Парлап бии, энем, парлап… – диде ул һәм тагы нидер әйтергә дип ачкан авызын ябып туктап калды. Тирән сулыш алганнан соң, инде бөтенләй бүтән иде аның тавышы. – Кара, хитри-митри булып чыктың бит әле син, бөтенесен сөйләтеп бетермәкче…
Үземә күрә Зөфәр абыйның хәленә керүем булгандыр, әллә ни уйлап тормастан, сүз башлаганмын. Тынлык һәм берни дә сөйләшмәү бар нәрсәдән дә авыр, куркыныч кебек иде шул минутта.
– Зөфәр абый, – дидем, – исемен дә сорамыйм. Әйтмә! Шуны гына әйт син: «сылу»лыгы, «авылда беренче»леге нигә аның?.. Аларның болай да җегете күп була бит. Парлап бии дисең әнә… Нәрсәгә сиңа чибәр?
– Син җыр яратасыңмы? – дип сорап куйды ул уйламаган җирдән. Мин аны шаярта дип торам.
– Кайсын ничек… Яратканын яратам. Яратмаганын – юк.
– Барыбер түгелмени?
– Көе дә, сүзе дә җүнле булмаса, нәмәрсәсен яратасың…
– Ә җүнлесе ничек була, аның җүнле икәнен каян беләсең?
– Тыңлавы рәхәт булса, җырлыйсы килеп торса, яратасың инде. Болай да билгеле бит.
– Билгелесен билгеле, дөрес әйтәсең. Тик шуны аңламыйм: син дә җырны күрмисеңдер ич, ә ярата аласың… Яратам, дисең. Күңелеңә үз булганга, якын, кадерле булганга, шулай бит!
Аны мин шулкадәр бирелеп тыңлый идем, бүлдереп ниндидер сүз әйтү түгел, борын тартып кую, хәтта керфек кагу да олы гөнаһ, төзәтә алмаслык зур ялгышлык булыр сыман тоелды. Шуны аңлагандай, ул туктамады, дәвам итте. Аның соңгы сүзләрен яхшы хәтерлим, алар сүзгә-сүз күңелгә сеңеп калган: «Матур җыр, диләр, моңлы көй,