Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ринат Мухамадиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03670-2
Скачать книгу
та шул. Ялганчыга нинди чикерткә тоттырсын ди.

      Таратырга өлгермәгән печәнне гармун кебек кенә култык астына кыстырып, яңадан эшли торган җиренә китеп барды. Ул китте, ләкин күңелдә авыр төер торып калды.

      Чабылган печәнне таратып бетергәч, юкәлек күләгәсенә кереп, ялга, көндезге ашка туктыйбыз. Зөфәр абый бүген дә печән арасыннан бер уч кузгалак җыйган. Ямь-яшелләрен, сусылларын гына. Кайдан, ничек таба диген, югыйсә үзем ташыган печән арасында шундый эре яфраклы кузгалак булуын мин никтер абайламыйм, күрми калам. Ә ул таба.

      – Кузгалакта витамин күп, – ди.

      – Нинди витамин булсын, – мин әйтәм, – витамин баллы була, түгәрәк була бит ул. Аннары мин витамин, кәнфит ише нәмәрсәләрне яратмыйм да.

      – Дөрес эшлисең, – ди. – Кибет витаминын шәһәр малайлары ашасын әнә. Кузгалак барында бер кырыйда торсыннар.

      Кузгалак белән какының кимен куймыйбыз анысы, очраса, сыпыртабыз гына…

      – Аша, энекәш, яшь чакта ашап кал, – ди Зөфәр абый һәм шаярткандай итеп өстәп куя: – Ашаган малда өмет бар. Әтиең күк зур гәүдәле, таза булып үсәр-сең.

      «Үскәч тә ашасаң нәрсә була, нигә яшь чакта гына?» дип сорамакчы идем дә, тыелып калдым. Ул шулай ачылып, шаярткалап сөйләшә башласа, миңа нигәдер читен булып китә. Шундый чакта күзләре турында сорашудан үземне чак кына тыеп калам. Казан врачлары да ярдәм итә алмасмы? Бәлки, Мәскәүгә үк барырга кирәктер?.. Авылның теләсә кайсы малае аңа үзенең бер күзен бирергә риза булыр иде.

      – Көннәр бигрәк матур тора, шуңа шатланып туярлык түгел бит әле, – дип, җиңел сулап куя Зөфәр абый, уйларымны бүлеп.

      – Әйе, кыздыра-а-а, – дип әйтүдән башка сүз тапмыйм, югалып калам.

      – Кыздырсын, энекәш, кыздырсын. Үз вакытында анысы да кирәк. Яңгыр да яумаса, кояш та кыздырмаса, ул нинди җәй була тагы?

      – Печәнгә әйбәт инде, – дип куям, сүзне туктатмаска теләп.

      – Печәнгә дә әйбәт, игеннәргә тагы да шәбрәк. Быел башаклар нинди эре, шаулап утыруларын ишетү үзе бер рәхәт.

      – Арышлар өлгергән инде, сап-сары булып утыралар.

      Җай чыгудан файдаланып, Зөфәр абыйга арышның нинди төстә булуын хәбәр итәргә ашыгуым, янәсе.

      – Сары гынамы соң, гәрәбә ул, энем, гәрәбәдәй булып өлгергәннәр. Шулай да бераз соңарды быел. Узган ел бу вакытта арышны суктырып бетерә язганнар иде.

      – Әйе, – дим, – яңгыр яуды да яуды бит. Сабан туеннан башланган иде…

      – Ничава, соң түгел әле, өлгерер. Бодае да өлгерер, арпасы да… Уңыш менә дигән булыр быел. Аннан туйлар башланыр…

      Соңгы сүзләрен әйткәндә, үзе дә сизмәстән килеп чыкты булса кирәк, Зөфәр абый ничектер суза төште, кинәт тавышы үзгәреп китте. Ул сүзләрне Зөфәр абый түгел, каршыдагы юкә үрентеләре артына посып, безне тыңлап торган өченче берәү әйткән диярсең. Шунда икебез дә тынып калганбыз. Миңа бу тынлык ошамый, сөйләшүне яңадан дәвам иттереп, тизрәк җанландырып җибәрәсе иде. Ләкин башка – юньле уй, телгә бер рәтле сүз килми. Шунда көтмәгәндә моңарчы тавышсыз-тынсыз торган юкә яфраклары лепердәшеп куйды.

      – Җиләс…