Юк, Әлтафи – реализм тарафдары. Әйтсеннәр аңа турыдан-туры: авыр, Хәлимов, дисеннәр, но чыдарга кирәк. Режим кәгазен сәгать астына ябыштырып, аның сеңелләрен, энеләрен тилмертмәсеннәр. Режимны дөнья үзе салды инде аны. Хәлимовларга режим кырык беренче елның июнендә салынды. Ул режим мәктәп балаларына гына түгел, әнә теге зур киез итекләрнең төбенә тәпиен җиткерә алмыйча төпсез ыштаннан бөтен булганын күрсәтеп йөрүче ташбаш малайга да кагыла. Әтиләре сугышка чыгып киткәндә, тугызынчы июльдә, саубуллашкан чакта әйтте:
– Улым, Әлтафи, – диде, – сезнең төп бурычыгыз – бер-берегезне карашып, терәк булып яшәү. Авыр булыр. Түзегез. Тешегезне кысып түзегез. Но кайтсак – икенче төрле итеп яшәрбез. Әниегезгә ярдәм итегез, сүзен тыңлагыз. Әниегез сүзе – минем сүз, минем сүз – хөкүмәт сүзе.
Менә ичмасам аңлашылырлык итеп әйтте. Менә бу чынбарлык иде. Әлтафи бу сүзләрне шәхси кешенең сүзләре генә итеп түгел, чыннан да, хөкүмәт сүзе итеп күңеленә беркетте. Шуның өстенә хөкүмәт тә эшнең авыр икәнен яшермәде: безнең алдыбызга, диде Сталин, шундый мәсьәлә килеп басты: яшәргәме, яшәмәскәме. Хөкүмәт ышаныч белдерде: безнең эшебез, диде, хак эш; дошман тар-мар ителер; җиңү безнең якта булыр. Бу сүзләр барысы да Әлтафиның яшь миенә тирән сызык булып сызылдылар. Шуңа күрә ул бервакытта да борынын салындырмады. Авыр икән, авыр. Ә инде иртән торуга юеш сөлге белән тәнеңне сөртүгә калса, гафу итәсез. Әнә Әлтафиның кечкенә энесе, теге олы итекләрнең төбенә аягы җитми торган малай, берәүдән дә сорап тормый. Аның үз режимы режим: һәр Ходай бирмеш төнне киезен чылаткан була. Менә сиңа юеш сөлге!
Әлтафи энесенең, сеңлесенең китап-дәфтәрләрен актарганда әнә шуларны уйлап утырды. Әйбер төргән саргылт кәгазьдән блокнот кебек итеп эшләнгән бер дәфтәрне кулына алды. «Алтынчы класс укучысы Хәлимов Җәүдәтнең шефлык көндәлеге». Дәфтәрнең беренче битендә – шефка алган атның исеме: «Осоавиахим». Атның яше – җидедә. Төсе – кола. Ат абзарында урыны – унбишенче кумныт. Хәрби хезмәткә яраклымы – РККА. Ничә аягы дагалы – ике. Тешләре – таза…
Әлтафины бу документ та чыгырыннан чыгарды. Әлтафи бу атны белә. (Аны «Заһри тае» дип кенә йөртәләр. Утызынчы елда колхозга берләшкәндә Заһриның үз кулы белән җитәкләп алып килеп тапшырган биясеннән туган ул.) «Осоавиахим», имеш. Моны инде, мөгаен, мәктәптә кушканнардыр. Дөрес, атның яше җидедә. Дөрес, аның төсе кола, алгы аяклары дагалы. Әмма «Осоавиахим»га синең Җәүдәтеңнең сары кәгазьле дәфтәре түгел, ә арыш онына болгаткан башак кирәк. Көненә ярты гына чиләк солы кирәк. Бер генә кочак клевер яки солылы вика кирәк. Әнә шулар булса, ул кола ат, мин сиңайтим, бөтенләй исемсез дә менә дигән итеп яшисе. Колхозда аннан да тырыш, аннан да әйбәт холыклы ат юк. Әлтафи күрде аны бүген ат абзарлары яныннан кайтканда: янбаш сөякләре чыккан, кабыргалары санарлык, эче