Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03755-6
Скачать книгу
инде өйрәнеп беткән идек…

      – Уҗган дәречтә беҗ Гренландия турында укыдык, – дип сүз башлады ул, янчыклы кесәсенә кулын тыккан килеш. – Кем җавап бирергә тели?

      Тагын шул ук исемлектән бармак белән кеше эзләү, тагын газаплар… Класс өстенә төшкән авырлыкны бу дәрестә Әлтафи күтәрде. Дөресрәге, укытучының бармагы аның фамилиясенә тукталды. Әлтафи, дык-дык басып (ул зур-зур эш ботинкалары киеп йөри иде), кыю рәвештә карта янына барып басты, күрсәткеч таягын алып, аны Канадага төртте дә сөйли үк башлады.

      – Гренландия бик зур җир кисәге, – дип алып китте ул, – андый зур җир кисәге бик сирәк очрый. Анда бик суык, анда аюлар, жирафлар, кыр кәҗәләре һәм моржлар яши…

      – Чин нәрчә, – дип бүлдерде аны укытучы, – әллә күҗең чыкканмы? Гренладиямени ул?

      Күрсәткеч таягы белән Атлантик океанда шактый йөзгәч, Әлтафи Гренландияне тапты.

      – Гренландиянең каҗылма байлыкларын әйт, – диде укытучы, янчыклы кесәдә кулын уйнатып.

      Әлтафи өчен бу – ике тиен бер акча.

      – Гренландия казылма байлыкларга бик бай. Ул яктан Гренландия бик зур әһәмияткә ия булып тора. Казылма байлыклар анда җирнең астында да, өстендә дә бик күп…

      Әлтафиның озын сүзен тыңларга сабырлыгы җитмәгән географ аны тагын бүлдерде:

      – Мәчәләгә конкретрак кил, Хәлимов!

      Гренландиядән чыгып тагын адашмас өчен, күрсәткеч таягын Әлтафи картага бик нык терәп тоткан иде, һәм ул мәсьәләгә конкрет килде.

      – Гренландия казылма байлыклардан түбәндәге байлыкларга бай: тимер, күмер, корыч, чуен, бакыр, көмеш, алтын, җиз, торф…

      – Тагын, – диде географ, яңагына тотынып. Аның теше сызлый иде бугай.

      – Тагын… тагын… алтын, җиз, торф… Тагын… Гренландиядә хуш исле тәмәке үстерелә…

      Шул сүз генә чыккан иде, географ каешланган янчыкны сул кесәсеннән өстерәп тә чыгарды… Без көлешеп җибәрдек. Географ, алданганын сизеп, авыз суларын җыя-җыя, янчыкны кире тыкты һәм журнал янына килде. Аның бу вакытта йөзе бик нык чытылган иде.

      – Утыр, Хәлимов, – диде ул еламсыраган тавыш белән, – бер дә ачтраумно булмады бу. «Икеле» чиңа…

      Гыйззәтуллинны югалту кайгысы география дәресеннән соң онытылып китте. Бөтен класс Гренландиядә «хуш исле тәмәке» үстергән Әлтафины мыскыл итте.

      Дунай елгасында Ярославна елый…

      Тышта чатнама суык.

      Ноябрьнең рәхимсез кырыс җилләре үзәккә үтеп исә. Юл каткагында чабаталарны чыдатыр хәл юк. Училищеның озын коридорында җылы. Иртән дәрескә кадәр, тәрәзә янына җыелып, тәүлек эчендә Җир шарында булган хәбәрләрне эшкәртәбез. Сугыш, имеш, яңа елга бетәчәк, ди. Сугыш беткәч, безне дә моннан, урман буеннан, Ташлытауга кайтарачаклар, ди. Зарифуллинның әнисе хезмәт көненә пот ярым борчак алган. Әлтафилар авылында бер хатынның сугышта югалган ире төнлә белән кайтып кергән, хатынына мунча ягарга кушкан. Ире мунча ләүкәсенә менеп утыргач, теге хатын күз салса – тегенең