Мәшһүр Байкал күле буеннан салмак чыгып барганда, күзләренә тарихи-шашкын караш чыгарып, күкрәк тавышы белән чын күңелдән бөтен вагон җырлый иде:
Шилка и Нерчинск не страшны теперь, –
Горная стража меня не поймала,
В дебрях не тронул прожорливый зверь,
Пуля стрелка миновала.
Иллә дә урысның үзе инде! Мин гомер буе милләтнең чынысын ихтирам иттем. Мондагы лирик геройны да мин күз алдына китерәм. Рус патшасы иксез-чиксез Себерне яулап ала да үзенә ошамаган кешеләрне шунда ук сөргенгә озата, ә тегеләр җае чыкканда качалар, күчеп утырган халык исә аларны ашата, ярдәм итә. Менә бу – руслык, урыслык инде.
Ә поезд хәрәкәтен кызулатты, күлне инде узган идек, колак төбендә, рельслар җөен билгеләп, тәгәрмәчләр шаулады: «Тыкы-так, тыкы-так, тыкы-так…»
Күлне узгач, җыр да тоныкланды сыман.
Инде бөтен вагон түгел, ә ике-өч кенә «әтчәйәнни» марҗа һәм тәүлек буе, каян алыптыр, гел баш төзәтеп килгән кырык яшьләрдәге бер ир-шахтёр җырлый иде:
Шёл я и в ночь, и средь белого дня,
Вкруг городов озираяся зорко,
Хлебом кормили крестьянки меня,
Парни снабжали махоркой.
Шул мизгелдә мин рус халкының әллә кай сыйфатларын аңлап бетердем кебек. Әйе, бу халык бөек, нәкъ безнең кебек – бөек. Бу ике халыкның гасырлар буенча берсен берсе төрткәләшеп яшәвенең сәбәбен мин шунда аңладым кебек.
Шунда мин урыс агайның нинди куәт, нинди акыл, сәясәт белән безнең җирләргә килүе турында уйлап бардым: урыс агай безнең «оҗмах асты җирләренә» («подрайские земли») килә-керә чиркәү салган, сәүдә итәрлек ышанычлы нокталарны билгеләп куйган. XVI гасыр урысы бүгенге XX гасыр урысыннан акыл ягыннан шактый өстен булган. Андый акыл XX гасырның беренче чирегенә кадәр яшәгән әле. Урыс агай икмәк егылып уңа торган төбәкләргә пристань салган. Шунда икмәк складлары салган. Сарык күп асраучы татар халкының иң үзәгенә йон тетү, итек басу фабрикалары салган. «Местная промышленность» – акыллы урыс агаеның иң зур казанышы шул булган. Ул, хәзерге кебек, кырык-илле мең кешелек завод салмаган – алар «бастовать» итә, начар эшли бит, ул алтмыш-җитмеш кешелек завод, фабрика салган. Икмәк төйи торган пристань янында урыс Щербаков «винокуренный завод» төзегән (Вятка елгасы буенда, Мамадышта), Алабуга, Арчада Стахеевлар, икмәк җыю өчен, амбарлар салганнар. Чиркәү һәм спирт мөселман авылларының уртасына – бәгыренә үтеп кергән.
Әнә шулай планлаштыра-уйлый торган урыс хөкүмәте акрынлап Тын океанга килеп чыккан.
…Хабаровск вокзалының фронтонында өч уклы сәгать күреп хәйран калдым. Кыскарак булган ике укның берсенә «Московское», икенчесенә «Местное» дип язып куйганнар иде. Боларның «Местное» дигәне – иртәнге 8 не, «Московское» дигәне төнге 12 не күрсәтә иде. Алай-й… Бүген үк, Амурга барып җитүгә үк, авылга хат язарга кирәк. Бездә элек сөйлиләр иде. Нурислам солдат 1914 елда, сугышка киткәч, беренче хатында болай язган: «Җир читенә» барып җитеп, күн итекләремне салып, яр буена утырып аякларымны суга тыктым. Чолгауларымны үзебезнең