Һәм менә мин үз теләгем белән, хыялым чакыруы буенча Амурга барам. Хәрбиләрнең туган йорты – өченче вагонда. Дөрес, миңа, запастагы офицер буларак, Свердловск вокзалында «купейный» бирергә тиешләр иде, кассир хатын минем «воинское требование» дигән кәгазьне күреп бу турыда кисәткән һәм унике сәгать көтсәм, шундый поезд булачагын, миңа «купе» бирәчәген дә әйткән иде, әмма мине Амур тартты, ашыктым. Ахырдан бераз үкенмәдем түгел, хәрбиләр йөри торган гомуми вагон ул тәртибе буенча әллә кем була алмый (ләкин һич тә хәзерге кебек сугыш, заложниклар алу, көчләү, урлашу дигән нәрсә юк), анда тәмәке тарталар, чәкәштереп, шау итеп эчәләр, теләгәнчә җырлыйлар – без шулай Хабаровск шәһәренә кадәр алты тәүлек бардык. Хәтерлим: күршедә генә солдатлар бара, арадан берсе – баянист, һәр кичне ашап-эчеп алгач, вагонның икенче бер торыгыннан җиткән бер кызны – чегән кызын чакырып алалар да баянга җырлаталар иде. Яшь солдатлар моны рәхәтләнеп тыңлыйлар, мине исә, ике тапкыр тыңлагач, бу җыр туйдырды. Чибәр мут чегән кызының куе калын кашлары, дымлы иреннәре, чакырулы күзләре һәм Бессарабия-Маҗарстан киңлекләрендәге йөзем куаклары арасында акрын искән исерткеч җил кебек мәгънәле, серле тавышы минем әле дә күз алдымда, колагымда. Ул җыр ниндидер бер чегәннең, авылдан узып барганда, бер кызга гашыйк булуы һәм шул авылда тимерче булып калуы турында иде.
«Ехал цыган…» дип теге сихерле тавыш башлануга, бөтен вагон халкы безнең «плацкарт» бүлмәсенә ишелеп өелә һәм җырның соңгы сүзләренә кадәр тын да алмыйча тыңлый иде. Ә теге кыз җырны тавышына серлелек, акрынлык биреп тәмамлый:
Не уехал цыган из села,
Да чего ж любовь-злодейка зла;
Цыган – первый на селе кузнец –
Вот и песенке моей конец…
Һәр кичне шулай, ә теге чал Амур һаман юк әле.
Инде без, плацкарттагы кешеләр, беребездән беребез бик нык туйдык. Инде без, вагондагы кешеләр, бер-беребездән шактый туйдык. Инде без, поезддагы кешеләр, станция саен су, ипи, сөт алырга чыгып очраша-очраша бер-беребездән «пачти» туйдык.
Ә Амур, чал Амур, һаман юк әле.
Минем күңелемдә шигърият үлә башлады. Ә бу хәл, – мин үземне беләм, бик хәтәр симптом. Мин шигърият булса гына яши алам, ачмы мин, ялангачмы, ләкин тормышның шәфкатьле бер юаткычы булырга тиеш…
Вагон тәрәзәсеннән күренгән нәрсә – гел сопкалар. Мин өске шүрлектә ятып, гел шуларга карап барам. Шыксыз да, моңлы да. Россия дәүләте никадәр еракка омтылган. Поездсыз, паровозсыз. Гаҗәпкә калырсың. Менә кемдер хәбәр салды: ярты сәгатьтән Байкал! Баянлы солдатны өстән төшерделәр:
– Давай, җырлыйбыз!
Урыс нишләсен инде ул? Үзенең мәшһүр өч җырын җырламаса, ул кеше дә була алмый: «Стенька Разин», «Славное море, священный Байкал» һәм «По диким степям Забайкалья»… Шуны белмәгән, шул җырларны яратмаган урыс – алдан ук әйтеп куйыйм – чын урыс түгел. Аны белмәгәне, яратмаганы – синтетик урыс. Вагонда исә (ул елларда әле синтетика юк иде