…Институтта рус әдәбиятыннан имтихан биргәндә, минем көймә комга терәлде: Пушкинның «Евгений Онегин» романы буенча ниндидер бер четерекле сорау иде берсе. Белгән сорауны да әйтмичә, билетны имтихан алучыга таба этеп куйдым.
– Мы это не проходили, – дидем.
– Как? – дип чәчрәп китте имтихан алучы марҗа апай. – Как? Как можно не проходить «Евгения Онегина»? Какую школу вы окончили?
Минем тамакка төер утырды. Акрын гына җавап бирдем:
– Арское педучилище.
Шунда могҗиза булды. Өстәлләр тирәсендә йөренеп, кереп-чыгып күренгәләгән бер апа (өлкән экзаменатор булып чыкты) ашыгыч безнең янга килеп басты да, өстәлдәге папканы актарып, тиз-тиз генә бер кәгазь алды һәм ярым борын авазлары белән имтихан алучыга укыды. Аңлавымча, ул Татарстан Мәгариф министрлыгының пединститутка язган хаты иде. Болай дип хәтердә калган: «При приёме экзаменов по русской литературе у абитуриентов из Арского педучилища просим иметь в виду, что в 1947 году там отстали по русской литературе на 52 часа. Министр просвещения ТАССР Мукминев».
Миңа «өч»ле куйдылар. Остазым өчен оят булды. Инде мин дә «өч»ле алгач! Рус әдәбиятыннан… Имтихан барышында мин тарих бүлегенә күчтем. Ләкин зур әдәбиятка – Толстой, Гоголь, Лермонтов, Пушкин, Чеховка – мәхәббәтем кимемәде. Ә «Евгений Онегин»ны теге вакытта укымаганыма бер дә үкенмим – олыгайгач укыдым. Теге вакытта бу хәзинәне барыбер аңлап бетермәгән булыр идем…
Гомерләр узды. Мин хәрби хезмәтләр үтеп, авыл мәктәбендә эшләп йөрим. Педучилищеда вакыттагы дәфтәрләремне актарам. Беренче курс дәфтәре. 1944 ел, декабрь. Рус теле дәресе. Язганмын: «Ат төсләренең русча исемнәре».
Әйе, Хәлим ага боларны яздырган иде. Әйткән иде, боларны дөрес итеп урыс үзе дә әйтә белми. Мин исән вакытта язып калыгыз.
Төсләр мондый була икән:
Буланый – кара-сары; ялы, койрыгы кара;
Бурый – көрән, карасу җирән;
Вороной – чем-кара;
Гнедой – туры; ялы, койрыгы кара, үзе кызыл;
Каурый – кола; сырты, ялы кара; аксыл-кызыл;
Карий – кара-туры;
Пегий – ала;
Рыжий – җирән; ялы саргылт-кызыл;
Серый – соры; сырты кара, шинель төсле;
Сивый – ап-ак ат;
Тёмно-сивый – тимеркүк;
Чалый – бурлы; аклы-кызыллы бөрчекле;
Чубарый – алмачуар.
Шуларны укыйм һәм хәтергә төшерәм.
«Доверенность» дигән хикмәтле әйбер бар, – дигән иде остазыбыз, – шуны үз гомерегездә сезгә бик күп тапкыр язарга туры киләчәк. Кеше үз гомерендә бик күп мәртәбә ике төрле кәгазь яза: доверенность һәм гариза. Боларның барысы да, нихәл итәсең, рус телендә языла. Менә сез шуңа өйрәнегез. Иң беренчесе: