Мин:
– Саттым, саттым, бик рәхәтләнеп саттым. Һәр сабагын биш сумнан. Барлыгы кырык биш сум акча җыелды.
Лена дару эчә. Тын алгач сорый:
– Нәрсәгә ул кырык биш сум акча сезгә? Нәрсәгә ул?
Мин явыз, үземнән дә «наив» кешеләрне изәргә яратам, шуннан ләззәт алам.
– Ә мин ул акчаны әрәм итмәдем. Аңа мин нәкъ тугыз «ярты» алдым.
Шул вакытта Лена иңрәп сыгылып төште.
– И-и-и Мөхәммәт абый, гомер буе ихтирам итеп яшәгән идем сезне. Инде сезне дә югалткач, мин бу дөньяда… Китегез аннан… Никак не ожидала. Сез дә шундый булып чыккач… Ничә ел буе мин сезгә сокланып яшәдем. Шундый ялгышканмын мин. Кит аннан…
Беркатлы Лена, бичара, кызганыч иде. Ләкин әллә ничә катлы мин, явыз, бәхетле идем. Өйгә кайткач, теге Таҗикстан розаларының суын яңартып йөрдем әле мин…
Шуның белән бетте дип уйлыйсызмы сез?
Иртәгесен эшкә килсәм сизәм, күрәм: хатын-кыз таифәсе профессор Вахит Хаковны кыскан, сораган:
– Сез, чыннан да, бишенче трамвайда бергә утырып кайттыгызмы Мәһдиев абый белән?
В. Хаков, әлбәттә инде, бераз сагаеп калган, әмма үзенә хас саклык, әдәплелек белән җавап биргән:
– Ие, без бит бер йортта торабыз…
Хатын-кыз (җәзбе!) мондый гадәти «гади җөмләгә» генә риза булмаган, мәсьәләне тагын да тирәнгәрәк алып кереп киткән:
– Ә ул, теге чәчәкләрне күтәреп, «Әбҗәлилов»та төшеп калдымы?
Вахит Хаков шунда сизеп ала: ниндидер бер серле ми`на бар бу сорауның астында! Һәм ул болай ди:
– Төшеп калдымы дип инде… Анда төшсәң дә була безгә. Аннары җәяү кайтасың. Ике остановка. Була, анда төшсәң дә була.
Лена рәнҗешле караш белән бүлмәдән чыгып китә…
V
Гаилә белән бергәләп Төзүчеләр сараенда хикмәтле бер япон фильмын карадык. Исемен инде онытканмын. «Динозаврлар» идеме әллә? Анда бөтендөнья катастрофасы турында сүз бара, анда динозаврлар кешенең ботын шартлатып өзәләр, экранда өзелгән бот, ботсыз кеше, суга җәелгән кан, анда бөтен-бөтен шәһәрләр, зилзилә аркасында җимерелеп, океан төбенә китә, мин бәләкәй улымның йөрәге типкәнне сизеп, тоеп утырам. Кабахәт фильм! Балалар белән «бульше кинага йөрдем юк»!
Балалар төне буе саташып йоклады. Мин гел әле бер, әле икенче бүлмәгә кереп, утлар кабызып, балаларны айнытып, өсләренә япкалап, яңакларыннан сөеп йөренгәләп тордым. Хатын да бу төнне гадәттәгечә «пыфылдап» суламады, ничектер, өзек-өзек. Кыскасы, төнебез төн булмады.
Иртәгесен беренче курсларда лекциям бар иде, лекцияне бетереп, өч-дүрт минут үземә «запас» калдырдым да кешелек җәмгыятендә сәнгатьнең роле турында өстәмә сөйләп ташладым һәм әлеге кабахәт фильмны карагач безнең гаилә ничек төн уздырганы турында да сөйләдем. Әлбәттә инде, арттырып. Бу бит инде лекция түгел, әңгәмә.
– Шулай, карап кайттык теге фильмны. Кыскача эчтәлеген сезгә әйттем инде. Ашадык, эчтек, йокларга яттык, йоклап та киттек. Ләкин төн уртасында кинәт