– Һәм шунда нәрсә булган дип уйлыйсыз?
Аудитория әле тын алмаган. Төп ударны менә хәзер ясарга кирәк. Момент!
– Башымны күтәреп, өскә карасам… алты яшьлек малаем… люстрада утыра иде.
Уф-ф… Аудитория сулыш алды. Мин бик бәхетле идем. Үземә үзем сокланып, эчтән мактанып, күкләргә аштым инде.
Шунда группада мин яраткан бер кыз (ул староста идеме, әллә комсоргмы?), елмаеп, бер реплика ташлады:
– И Мөхәммәт абый, арттырасыз инде, алай ук булмаган бит инде.
Шул җөмлә мине җиргә төшерде. Папкалар, конспектларымны алдым да саубуллашып чыгып киттем. Ләкин мин, мактанчык, бәхетле идем. Мине вакытында туктатырга кирәк иде. Югыйсә…
VI
Факультет фестивале бара. Партбюро, профбюро мине кыса: мин кураторлык иткән группадан фестивальдә берәү дә катнашмый икән. Әллә нинди сәер группа булды бу: ни җырлаучы, ни биюче юк. Барысы да тәнкыйть мәкаләсе яза, стена газетасына әллә нинди рецензияләр урнаштыралар. Арада икеме-өчме инвалид егет тә бар, лекцияне бүлдереп, сораулар бирәләр, семинарда гел бәйләнеп утыручылар бар. Җырчы, биюче юк.
Шулай да, бик нык тырышып, ярымҗырчы берәүне таптым. Октябрь Норлаты мишәре. Гел «биш»кә укый, бернигә исе китми, юл өстендә «манигъ күрсә» (Тукай) тибә дә аудара…
Сәхнәгә шуны чыгардык «истфилфак» фестивале көнендә. Университетның Актлар залын биргәннәр иде. Бик кыю чыкты сәхнәгә әлеге «Октябрь манигы» (манигъ – «киртә» мәгънәсендә). Мин, горурланып, партбюро һәм профбюроның «әдәбият-сәнгать бүлеге» белән җитәкчелек итүчеләренә (ул йә Зәет Мәҗитов, йә Людмила Куткова була инде) карап алам: күрдегезме, Мәһдиев кураторлык иткән группадан фестивальгә нинди егет катнаша! Шалишь, брат, безнең группа белән…
Һәм әлеге «манигъ» баян шавы астында бер җырны бәрмәсенме! Зал – аһ! Каян килгән бу егет? Нинди көчле тавыш бу? Кем бу?
Ә бу – Мәһдиев кураторлык иткән группадан, Октябрь Норлаты егете. Сез «не думайте»… Без менә шулай эшлибез… Ну-ка, ну-ка әле, егетем.
Һәм егетем залны сихерләп, залны кул чаптырып җырлый:
Суда, суда,
Суда йөзаласыңмы?
Мин горурланып артка борылып карыйм: күрдегезме? Егетем залны тетрәтә:
Мин сине күрми түзалам,
Ә син түзаласыңмы?
Фу ты, блин… Зал егылып, тәгәрәп көлә. Минем башта – инфаркт. Хәер, инфаркт башта булмый бугай ул. Ну инде, миндә инфаркт булды, анысы «тучны», әмма ул аякларда иде. Горький яза бит әле «Минем университетларым»да: «Минем теш сызлау авыруым бар, әмма ул – йөрәктә».
…Кайтырга чыгабыз. Вестибюльдә, кием элгечләре янында фикер алышабыз. Коллегаларым миңа көлеп карый. Миңа кыен.
– Нуруллин алган группа бит ул, што ты хочешь? – ди берсе. – Анда бит гел сәер кеше генә була.
Шунда күзем ачылып китте, җиңел сулап куйдым. Ачылды «алдыңда тарихтан театр пәрдәсе» (Г. Тукай).
Татар бүлегендә шундый легенда