Менә шулай 23 нче февраль көнен билгеләмәкче булганнар Әнәс Камал, Абдулла Әхмәт, Гамир Насрый. Йөргәннәр, йөргәннәр болар шәһәр буйлап – юк. Йөри торгач, боларның башында бер план туган. Директоры татар булган берәр гастрономга керергә, язучы икәнеңне әйтергә. Тыңламый калмас. Нибары бер ярты кирәк бит, нибары.
Татар директор кайда, кайсы магазинда була? Әлбәттә инде, коопторг системасында. Барып керәләр болар Кольцодагы Татсоюз кибетенә һәм ялгышмыйлар. Директор – татар егете.
Абдулла Әхмәт сүз башлый:
– Энем, без – язучылар, – ди ул. – Мин – солдат кеше, бүген бәйрәм итәсе килә. Бер шешә табып бирә алмассызмы?
Тегесе карыша, җыерыла. Юк, димәкче була. Әмма Абдулла агай бирешми:
– Энем, драматург Камалны беләсеңме?
– Беләм, – ди директор, – театрга йөрибез бит.
– Белсәң, менә синең алдыңда шул басып тора.
Әнәс Камал, бер күзен бөтенләй эчкә кертеп бетереп, гөлдерәп бер көлеп ала.
– Ә менә бусы – Насрый абыең булыр, – ди Абдулла агай, Гамирга күрсәтеп. Аны да беләсеңдер?
– Беләм, мәктәптә укыганда, гел сөйлиләр иде, – ди инде йомшаган директор һәм шкафыннан бер шешәне алып та бирә. Тегеләр акча түләп, рәхмәт әйтеп чыгып китәләр. Әмма директорның күңеленә шөбһә төшә. Болар моны алдамадылармы? Һәм ул туп-туры обкомның бер бүлегенә чылтырата:
– Менә әле генә Галиәсгар Камал белән Каюм Насыйри кереп, бер ярты сорадылар, алар һаман да яшиләрмени әле?
Обкомнан – Союз рәисе Шамовка:
– Бу нинди безобразие, анда сезнең Галиәсгар Камал белән Каюм Насыйри аракы эзләп йөриләр икән…
Афзал ага белеп ала: Абдулла Әхмәт оештырган эш бу, белә ул аны, Япониягә каршы сугышта Абдулла Әхмәт белән бергә йөргәннәр алар, шул шаянның эше бу…
Гомумән, бераз шуклыгы булмаса, кеше әсәр иҗат итә аламыни?
(Бу – бик популяр бер мәзәк. Моны миңа кадәр инде кемнәрдер язды. Мине плагиатта гаепли күрмәсеннәр. Әдәбиятта иң сөймәгәнем – сюжет урлау. Иң беренче булып бу турыда язган автордан алдан ук гафу үтенәм. Бу серия әлеге мәзәкне үзе сорап тора. – М.М.)
Мин моны үземдә укып чыгып язучы булып киткән егетләрдә дә күзәттем. Арада миңа иң ошаганнары Азат Ганиев белән Фәрит Гыйльми иде. (Азат, бичара, тормыш мәшәкатьләренә чумып, әдәбияттан китте, югыйсә бик өметле прозаик иде.) Шулай да башта Фәрит турында сөйлим әле.
Фәрит – таза битле, таза муенлы, киң җилкәле егет – «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарында кечкенә-кечкенә хикәяләр бастыргалый иде. Хәтерләмим инде: аның диплом эшенә мин әллә җитәкче булдым, әллә оппонент. Һәрхәлдә, эше кызыклы гына иде, «дүрт»леме, «биш»леме куйдылар. Мин аны