Бер янчык дары күтәреп Гыйлемҗан килеп җиткәндә, клубта булган бөтен кешенең шырпыларын кырып, алтатарны корып куйганнар иде инде. Пәрдә ачылганчы дип, ашыга-ашыга, дәррәү түбәнгә төшеп киттеләр. Ыгы-зыгы арасында кемдер Фәсхинең кабызырга тиешле шырпысын алган икән, пәрдә ачылуга:
– Фәсхеттин, мә шырпыңны, – дип, сәхнәгә ыргытты.
Фәсхи шырпыны сызды. Шартлау тавышына кечкенә балалар сискәнеп киттеләр, Хәлил дә сузылып барып төште. Кайсысыдыр халыкны тынычландырды:
– Үлмәде ул, үлмәде, ядрәсе юк аның!..
Спектакль беткәндә, халык:
– Рәхмәт төшсен сезгә, артистлардан да яхшы уйнадыгыз, – дип таралды.
Алла бармы?
Сәхнәдәге өстәл артында өч кеше – аксыл мыеклы галим, яшь чырайлы галим, сары чәчле, маникюрлы, кып-кызыл иренле чибәр кыз утыра. Алланың юклыгы турында инде ике галим дә озаклап сөйләгәннәр, сораулар бирүне көтеп утыралар. Клуб – шыгрым. Беренче рәттән алып соңгы рәткә кадәр яшьләр тезелешкән, алар көне буе колхоз басуында бәрәңге чүпләгәннәр дә түземсезлек белән бу кичәнең тәмамлануын көтәләр. Югыйсә танцыга вакыт калмый. Өлкәнрәкләрдән клубта берничә кеше генә катнаша. Шуның берсе – бригадир Зиннәт. Ул ишек яңагына сөялгән, яхшы ук кызмача. Бәрәңге җирендә ул бүген шәһәрдән килгән галимнәр белән танышкан иде, дин турында сораулары күп булганлыктан, аның лекция вакытында бәхәскә керәсе килә иде. Әнә шунда кыюрак булыр өчен, клубка килешли, ул, берәү белән дә бүлешмичә, бер яртыны сындырып килде. Иң алгы рәттә – Муллагали карт белән Мәрьямбикә түти. Муллагали агайга 92 яшь, ул сары туннан, каешланган күн бүректән. Дөм чукрак ук булмаса да, сүзләрнең күбесен ирен кыймылдауга карабрак тотып алырга тырыша. Берәр кеше сүз башлаганда ук инде, ул «Нәрсәме?» дип сорап куя. Мәрьямбикә түтинең колак та яхшы ишетә, күз дә әйбәт күрә. Чөнки аңа 86 гына яшь әле. Ләкин бер бәласе – авыз эчендә им өчен генә дә бер теш калмаган. Кеше сүзен тыңлаганда, ул да ни өчендер авызын метмелдәтеп тора.
Җыелыш озакка сузылды. Ак мыеклы галим борчылды – сорау бирүче күренми. Бөтен өмет бригадир Зиннәттә иде. Инде мөселман алласы, христиан алласы, Будда һәм башка аллалар турында ике сәгать буе сөйләнгән, Вольтер, Ницше, Аристотельләрдән өзекләр китерелеп беткән иде.
– Йә, колхозчы иптәш, сезнең нинди дә булса соравыгыз булырга тиеш? – диде ак мыеклы галим.
Зиннәт аркасын ишек яңагына ышкып алды, аның битләре чөгендер кебек кызарган иде, ул нәрсәдер әйтергә теләп авыз ачты. Ике сәгатьлек лекцияне ул башыннан ук тыңлаган иде.
– Менә миндә бер сорау бар, – диде Зиннәт, бераз алга узып. – Ничек дип кенә әйтергә инде. – Ул, фуражкасын салып, башын кашып алды.
Галимнәр җанландылар. Карт галим, чибәр кызга борылып:
– Надя, яз! – дип әмер бирде.
– Менә сез сөйләдегез инде, – диде Зиннәт, – ә шулай да әйтегез әле: дингә ышанырга ярыймы, юкмы?
Шуны гына көткәндәй, өстәл артындагы яшь галим сикереп торды.
– Академик Бартольд, – дип