Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03761-7
Скачать книгу
япь-яшь көе кырык бердә үзе теләп военкоматка китте. Унтугыз да тулмаганые әле ул чакта. Госпитальдә ятканда пленга эләкте малай. Шуннан үзегез беләсез. Кайткач укыта гына башлаганые – чакыртып алалар районга. Вәт, шулай-шулай, диләр, мондый эшкә ярамыйсың син, диләр. Ә бу бик шәп укытучы иде. Прәме бөтен авыл ярата иде үзен. Менә унсигез ел инде леспромхозда агач кисүче булып эшли. Алдынгы гел. Анда да яраталар. Почёт тактасыннан төшкәне юк. Хатыны белән дә бик шәп торалар, молодец ул минем каене. Хәзер яңа закун дип әйтәләр дә, ызначит, үзе теләсә, стажын кайтарып, мәктәпкә керсә була, дип. Юк, ди, бер ияләнгән эштән китмим инде, ди. Иптәшләрдән уңайсызланам, эшемне дә яратам, ди…

      Төнгә каршы ике кызны өйдә калдырып, без иптәшем белән һава суларга дип чыгып киттек. Ындыр артына чыгып, бик озак йөрдек. Ул да, мин дә дәшмәдек. Ахрысы, без икебез дә бер нәрсә турында уйлый идек. Урманчы Кәримнең моңлы тавышы, мандолина кылларының өзгәләнеп тибрәнүләре белән тулган күңелне беребезнең дә ташытасы килми иде, һәм без ындыр артында таң атканчы йөрдек тә йөрдек.

1967

      Кеше күңеле

      Мәгъфүрә апа бик яшьли тол калды. Балалары да юк иде, гомере ялгызлыкта үтте. Ул мәктәптә каравылчы булып эшли иде. Йорт-җире, мал-туары да булмаганлыктан, үзенең бөтен рухи һәм матди дөньясын мәктәпкә бәйләде. Мәктәп янындагы кечкенә өйдә үзенә бер почмак ясады, чаршау корды, стенасына конфет кәгазьләре ябыштырды. Стена сәгатенең герен такта чәй укасына төреп асты. Аны вакытында «су җылытмагансың» дип тә, «мәктәп бакчасына тавыклар кергән» дип тә ачуландылар. Ә директор һәр Алла бирмеш көнне иртән бер, кичен бер мәртәбә орышып килде, һәр орышуының ахырында ул: «Эшлисең килсә эшлә, эшлисең килми икән, дүрт ягың кыйбла, как хоти», – дип тәмамлый иде.

      Ләкин Мәгъфүрә апа үз гомерендә бер тапкыр да күз яшен күрсәтмәде. Аны ачуланучы күп иде, әмма дәшмичә генә мәктәп хуҗалыгын алып баручы ул үзе генә булды. Аның турында «Мәгъфүрә елый белми ул, аның ялгызлыктан күз яшьләре кипкән» дигән сүз дә йөри иде.

      Гомерләр узды, көз айларының берендә мәктәп коллективы тантаналы рәвештә Мәгъфүрә апаны пенсиягә озатырга җыена башлады. Бер кичне мәктәпнең коридоры өлкән класс укучылары, укытучылары, мәктәп хезмәткәрләре белән шыгрым тулды. Местком председателе, кечкенә өйгә кереп, Мәгъфүрә апаны халык җыелган коридорга култыклап алып чыкты. Җыелган халык Мәгъфүрә апаны басып каршы алды. Баянда марш уйнап җибәрделәр. Барабан кагып, быргы кычкыртып тордылар. Мәгъфүрә апаны кызыл җәйгән өстәл артына утырттылар.

      Мәктәп директоры сүз алды. Ул көр тавыш белән укып җибәрде:

      – «Мәктәп буенча приказ. 135 нче номерлы. Параграф беренче. Мәктәптә утыз ел буенча каравылчы хезмәтен намус белән башкарганы өчен Мәгъфүрә Зиятдиновага рәхмәт белдерәм.

      Параграф икенче. Ялгызлыгына карамастан, утыз ел буе тырыш хезмәт итүен искә алып, каравылчы Зиятдинованы бер күлмәклек штапель белән бүләклим».

      Директор сүзне местком председателе Сибгатуллинга бирде.

      – Иптәшләр, – диде Сибгатуллин, түшәмгә карап, –безнең кичәге утырышның