Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
Скачать книгу
күз төшереп алды. Кәтибе, гадәттәгечә, яза да яза. Ул язган хикмәтләрне Сәлим ханның укып барырга да вакыты җитми башлады. Элек, Ходайның хикмәте, һәр көн диярлек күз салыр иде. Инде аларны укымавына да күп вакыт булды. Әмма Сәлим хан кәтибенә ышана, ил тарихына ул юк-барны язмас, чөнки булмаганны булды дип яза торган кеше түгел. Тик менә Янтакның аны кире җибәрмәве бар. Ә Сәлим ханның кәтибен бер дә югалтасы килми. Димәк ки, эшне вәзиренә йөклисе кала. Йа Ходай, ни язганы булыр, Аллага тапшырыйк. Сәлим хан тәхетеннән күтәрелде:

      – Аксакаллар, кардәшләр, нә кыламыз, калаларыбызгабикләнәбезме, дошманга каршы чыгып орышабызмы? Илһам углан, син дә үз фикереңне әйт!

      – Мин калаларда бикләнеп орышу ягында, атам.

      – Мин дә, мин дә, – диештеләр аксакаллар.

      Шул ук вакытта бер якка да дәшми-тынмый утыручылар да бар иде. Әмма Сәлим хан аларны күрмәмешкә салышты. Әмир Хаҗи әнә мәҗлескә бөтенләй килмәгән. Шуны гына көткән кебек, бер аксакал:

      – Өлкән угланың кайда соң, хан? – дип сорады.

      – Хөрмәткә ия Таштургай аксакал, Хаҗи угланым миңа буйсынмас булды, – диде Сәлим хан һәм үз сүзләреннән үзе үк куркып китте.

      – Барысы да Хода кулындадыр, хан, буйсыныр угланың, буйсынмый чарасы юктыр. Чапкын җибәр өлкән угланыңа, ятып калганчы атып кал.

      – Хуш, аксакал Таштургай, сән дигәнчә итәрбез. Инде боерыгым тыңлагыз, аксакаллар. Мин болай итәрем. Бөек Каланы саклауны Илһам угланыма тапшырам. Баһадирларымның барысы да аңа буйсынырлар. Инде фатиха бирегез, аксакаллар.

      Аксакаллар сакалларын сыпырып куйдылар, авыз эченнән генә дога кылдылар, Алладан ярдәм сорадылар. Ахыр килеп, халык тарала башлады. Сәлим хан вәзиренә янында калырга кушты.

      – Сиңа, вәзирем, Янтак хан ыстанына барырга туры килер, – диде.

      – Баш өсте, ханым, – диде вәзир. «Нигә мине?» – дип тә сорамады.

      – Хәтерем ялгышмаса, Камай, син энем Мөхәммәтгалим бәкбелән бер мәдрәсәдә укыган идең?

      – Хәтереңез ялгышмый, хан, Мөхәммәтгалим бәк белән без бергә укыдык. Кызлар тавына да бергә чыгар идек.

      – Кызлар дигәннән, вәзир Камай, өйләнергә ниятең юкмы соң? Мин сиңа Яңа Казаннан бер кыз алып кайттым. Өйләнәм дисәң, никахны шәех бүген үк укыр.

      Вәзир кәтиб Хафиз ягына күз төшереп алды. Көлми иде кәтиб. Димәк, хан шаяртмый. Мәгәр, ханбикә Зөбәрҗәткә карап алу белән, Камайның күз кабагы тартыша башлады. Ә ханбикә ирен чите белән генә көлемсерәп утыра бирде.

      – Ханиям, коткар мине ошбу мәшәкатьтән. Чыкмас ул миңа кияүгә, күрү белән гайрәте чигәр, йөрәккә йөгән салып булмый, йөрәк ат түгел.

      – Син аңардан курыкмасаң, ул синнән курыкмас, иншалла, вәзир Камай, – диде ханбикә Зөбәрҗәт, җитдиләнә төшеп.

      – Хан, килешерме соң? Борын төбендә яу, ә син вәзиреңне өйләндереп ятасың? – диде Камай.

      – Риза, димәк, – диде Сәлим хан һәм бусагабашына: – Бусагабаш Субай, шәехне китер! Ә син, ханбикә, Зәмзәмбикәне… Бар, бар, ханбикәм, шулай кирәк…

      Сәер