Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
Скачать книгу
уйлаган, өстәвенә яу чабуының сәбәбен дә җиткермәгән иде. Гадәттә, күрше булып яшәгән кенәз вә ханнар әүвәл яу чабуларының сәбәбен бер-берсенә җиткерәләр иде. Яшьләр ата-бабалардан калган ошбу изге гадәтне дә бозарга исәп тоталар микәнни? Сәлим хан белә иде: Болгар икмәк игеп, мал асрап, сәүдә итеп көн күрсә, урыс кенәзләре, гадәттә, яу чабудан табыш эзлиләр. Кара халык баш калкыта башладымы, кенәзләр тиз арада кай илгә булса да яу чабалар. Яу уңышлы булганда, әсирләр кайта, байлык ишәя, халык та беразга тынып тора, бигрәк тә куштаннар, байлар, рухи аталар. Рухи аталарның исә кан дошманнары мөселманнардыр, димәк, Болгар дәүләте.

      Шымчы-багучылары аша Сәлим ханга шул нәрсә билгеле булды: кенәз Андрей чорында байлар һәм рухи аталар үсенеп киткән кенәздән читләштеләр. Кара халык арасында кенәзгә каршы үгет-коткы бара. Байлар кенәзгә: «Сәүдә юллары Идел болгарлары кулында», – дип барсалар, рухи аталар исә: «Бусурманнар» христианнарны кысрыклыйлар», – дип зарланалар. Ул гынамы: «Бусурманкага өйләндең дә Болгарга яу чапмый башладың», – дип, олуг кенәзгә үпкә белдерәләр. Андрей кенәз, Рокыя кенәзбикә үтенече беләнме, Болгарга яу чабудан чынлап та туктады. Әмма рухи аталар вә байлар коткысы белән угланы Мстислав яуга чыга. Ләкин ул җитәкләгән яу фаҗигале бетә: болгарлар аларны хәзерлекле каршы алалар. Елга кичкәндә, яшь кенәз аты белән боз астына китә. Үзе котылып калса да, соңра барыбер дөнья куя. Алла бар ул, бар, Мстислав балакай. Дөрес, шул хәлдән соң урыс кенәзләре Болгар юлын онытып тордылар. Әле әнә тәхеткә яшь кенәз Всеволод утыргач, янә Болгарга яу чыгарга исәпләре. Әйе, яу турындагы хәбәр Сәлим ханга вакытында килеп иреште. Болгарның көч-куәтен белгәнгәме, Всеволод әүвәл кардәше биләгән Рәзан кенәзлегенә юнәлә һәм яуга катнашуны таләп итә. Ләкин Рәзан кенәзе бу хәлдән баш тарта. Всеволод, көч кулланып, кардәше гаскәрен җиңә һәм дружиналарын үзенә ала. Шулай, димәк, яшь кенәз көч туплый.

      Всеволод Болгарга яу чыккач, аны туктату нияте белән Сәлим хан кенәзгә каршы илче итеп үзенең сарай баһадирын җибәрде. Сарай баһадиры Баян яу белән килүче кенәзне ярты юлда туктатырга, сөйләшүләр алып барырга тиеш иде.

      Олы табынга каланың аксакаллары, бәкләре, куштаннары, баһадирлары чакырылган иде. Өйлә намазыннан соң алар барысы да тәхет ягына килеп тулдылар. Һәммәсе дә утырышкач, Сәлим хан шәехтән дога кылуын сорады, үзе дә, кулларын күтәреп, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата, догасын укыды, бит-сакалын сыпырып куйды. Табынга килгәннәр, ни өчен тәхет бүлмәсенә җыелуларын белмәсәләр дә, бераз чамалыйлар иде: илгә яу килә, һаман шул бер урыслар явы.

      Сәлим хан вәзире Камайга булган хәлне аңлатып бирергә кушты. Вәзир Ульдәмир кенәзенең Болгар иленә яу чыгуы турында хәбәр итте дә, бу хакта фикер әйтер өчен, аксакалларга, баһадирларга һәм башкаларга сүз бирде. Сәлимхан аларның һәммәсен дә дикъкать белән тыңлап утырды. Ханның янәшәсендә үк ханбикә утыра. Хан аңа яу хакында да, Назлыгөл турында да сөйләгән иде инде. Шунлыктан бик тә борчулы күренде ханбикә Зөбәрҗәт, нотык