Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
Скачать книгу
аны ач бүреләрдән ашатырга ниятләгән булса?..

      Шуңа охшаш хәлләрне хикәятләрдә генә ишетсә дә, бу мәлдә күз алдына тешләрен ыржайткан ач бүреләр килде, аркасы чымырдап китте. Күз ияләнә төшкәч, капшана-капшана, каршы якта капка сыман нәрсә тапты. Бүреләрне шул капкадан кертәләрдер, мөгаен, дип уйлады.

      Дәүран күзен йомды, соңгы көннәрдәге хәлләрне күз алдыннан уздырды. Сәлим хан Казанга килгән көнне, сизенгән кебек, Назлыгөл аның иңенә килеп сарылды. Дәүран эштән кайтып кергән генә иде, сөеп туймастай бер халәттә хатынын кулына күтәреп алды да түшәккә илтеп салды. Назлыгөл аңа һәрчак тансык булды, һәрчак сөеп-назлап туймас халәттә калыр иде. Наз-иркәләүгә бирелеп, дөньяларын онытулары күп булды. Ул көнне дә гүяки баш очларында мәхәббәт фәрештәләре канат кагып утырды. Сыгылмалы зифа сын вә нечкә бил, назга тансыклавын сиздереп, кочагында эреп сеңгәндәй итте. Дәүран хатынын сөйде, шашынып үбә-үбә, татлы сүзләр тезде. Хиссият ташкыны, җан-тән тәменең татлы сөю мизгеле икесен дә мәҗбүриятсез, ниндидер мәлдә ихтыярсыз итте.

      Кабатланмас мизгелләр үткәч тә, дәшми-тынмый гына бертын таралып яттылар. Әмма тансыклау галәмәте әле узмаган, кытыршы кул нечкә билгә, калку күкрәккә тартылды. Тән җылысы вә кайнарлыгы әле сүрелмәгән, күңел хис дулкынында йөзүен дәвам итә иде.

      Шул вакытта ул Назлыгөлгә атасы Сәлим ханның Казанга килүе турында әйтте. Ир-канаты авызыннан бу сүзне ишетүгә, Назлыгөл кинәт торып утырды, куш толымнары калку күкрәкләренә сузылып ятты, толым очларындагы көмеш тәңкәләр зеңләп куйды.

      – Мин атамнан куркам, Дәүраным! Куркам, – диде Назлыгөл, гасабиланып. – Үзем өчен дә, синең өчен дә куркам!

      – Курыкма, ханның максаты башка: каланы абаң кулыннан тартып алу. Аны Булат оныгына бирмәкче. Ә бәлки ошбу каланы үзенең башкаласы ук итмәкчедер.

      – Хаҗи абам моңа ризалык бирерме соң?

      – Абаң – әмир, атаң – олуг хан. Бирми кая барсын. Көч-куәт атаң ягында.

      Назлыгөл битен җанашының битенә куйды, кайнар сулышы белән гүя иренең җанын көйдерде.

      – Ниләр генә булса да, мине беркемгә дә бирмәссеңме, Дәүраным?

      – Сине?! Берәүгә дә бирәчәк түгелмен, Назлыгөлем, беркемгә дә…

      Ул мизгелләрне оныту мөмкинме?! Шул мәлдә Назлыгөлнең сагышланып сарылуы, нидер сизенгән кебек тансыклап янә ир-канатына сыенуы күз алдына килүгә, Дәүранның тәне кымырҗып, чемердәп куйды. «Назлыгөлем, күгәрченем, былбылым…»

      Дәүран айнып киткәндәй, капшанып, капка янына килде, тимер кадаклар белән ныгытылган имән такталарны каерырга теләгәндәй селкетеп карады. Ахыр, хәле бетеп, салам җәйгән җир идәнгә утырды. «Менә аерылыштык та, Назлыгөлем. Менә безне дә аердылар…» – диде, үзалдына чарасызланып.

      Яратырга, мәхәббәттә ихлас булырга аны мөгаллиме кәтиб Хафиз өйрәтте; гәрчә кырыкка җитеп үзе өйләнеп карамаган булса да, мөгаллиме аңа мәхәббәткә багышланган китаплар укырга бирер иде. Ә тирә-яктагы гүзәллекне күрергә аңа атасы Алпар булышты. Бары тик гүзәллекне күрә белгәч кенә мәһабәт биналар