Бу хәл Бөек Болгар тәхетенә Илһам хан утырганда булды.
Олы табыннан соң шуны аңлады ханбикә Зөбәрҗәт: абруйлы гына аксакаллар, куштаннар, тарханнар вә карачылар угланы Илһам ханның алдына тезләнергә әзерләр. Күренеп тора: шәех Игәнәй дә хан ягына авыша. Килешми олы кешегә болай кылану. Яшь хан атасы Сәлим ханга йөз тоткан меңбашларны алыштырды, кайберләрен исә йөзбаш дәрәҗәсенә төшерде. Дөрес, бәкләргә тимәде. Вәзир Камайга да никтер кырын карый. Сарайда булган хәлләрне энә күзеннән үткәреп килгән ханбикә Зөбәрҗәт күреп тора: нәүбәт вәзиргә җитте. Кемне вәзире итеп күрергә тели углан, ханбикә Зөбәрҗәт белми иде, әмма ханның үзеннән сорарга кыймады. Ә хан анасы белән ник бер киңәшсен! Әйтерсең ул аның анасы да түгел иде. Әйе, әллә бар иде ханбикә табыннарда, әллә – юк. Киңәш-сабак кылмый гына әллә ниткән үзгәрешләр кертүенә Илһам угланына үпкәсе булса да, ханбикә Зөбәрҗәт сабыр итәргә булды. Ләкин күрше Всеволод кенәздән баһадир Баянны сараена күпмедер алтын түләп кайтаруы хакында ишеткәч, түземе җуелды, шул мәҗлеснең икенче көнендә, тәхет ягына кереп:
– Бу ни хәл инде, углан, нигә кирәк булды ул баһадир сиңа? Нинди кяфер баһадир җыю ди ул? Яу килгәндә бер тапкыр да кылычын кынысыннан чыгармаган адәмне нигә дип сараеңа алырга булдың?! – дип белдерде.
– Атама яраган, миңа да ярар, анам.
– Атаңа да ярамады ул. Качып китте. Ә син аны алтын түләп кайтарасың! Шымчы ул, икейөзле адәм!
– Хәтерем ялгышмаса, Баян баһадирны Рус иленә атам илче итеп җибәргән иде кебек?
– Әйе, җибәрде. Чарасыздан җибәрде. Юркәй кенәз тыныч кына кире җибәрә алмасмы дип. Ә ул, мөртәт, аңа барып елышты. Кем була инде ул шуннан соң?! Хөкем итәргә кирәк аны, хөкем!.. – Шулай диде дә анасы, пырлап чыгып китте.
Илһам хан тәхетеннән купты, арлы-бирле йөренергә тотынды.
Кышкы салкын көннәр, күлләр шартлый, агачлар чатнап ярыла, ә тәхет ягында җылы, тыныч, хәтта кәтиб Хафиз да юк. Илаһи уйларга чумып утырганда гына, анасы керде дә бөтен уй-хисләрен астын өскә китереп чыгып китте. Ни хакы бар анасының хан эшенә тыкшынырга? Җитәрдер, атасын да бармак очында күп биетте. Мин – Бөек Болгарның олуг ханы, үз башым бар. Иртәгә үк Всеволод кенәзгә илчеләр җибәрәм: язын Казанга яу килсен, мин ярдәмгә барырмын. Абам биләмәләре минем кул астыма күчәргә тиеш. Шунсыз дәүләт юк. Тик кенәзгә кемне илче итеп җибәрергә? Булат угланнымы? Әйе, углан кулай булыр иде. Әмма ул Җаек буенда кәләш көтеп ята шул. Кәләшен генә тиз көтеп ала алмас. Аны Чыңгыз кавеме кулына эләккән, диделәр. Эт авызыннан сөяк алып булырмы— шаһ кызының Чыңгыз хан угланнарына да ошавы ихтимал бит, аннан кем баш тартыр икән! Олуг Мөхәммәт кызы Рабига Чыңгыз хан угланына Харәзем белән идарә итү мөмкинлеген бирәчәк