Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
Скачать книгу
башлауга: «Әйдә әле, Зөбәрҗәтем, чыгып керик Идел ярына», – дияр иде. Шаулап боз китүен күзәтерләр иде. Ә быел кышы да гадәти кыш булмады: җилекне катырырдай салкыннары белән җәфалады, туңып үлүчеләрне күмү өчен кабер казый алмый интектеләр. Язы да әнә ашыга: вакыты җитмичә, җирләр ачылды, күкрәп яңгыр яуды. Хәерлегә генә була күрсен.

      Моның өстенә «угланы Илһам хан абасы әмир Хаҗигаяу чабарга ниятли» дигән хәбәр җиткерделәр. Моңа тәмам кәефе кырылды ханбикәнең. Ахыр түземе җуелды, вәзирне дәштерде, сораштырды. Вәзир Камай берни дә яшереп тормады, ханбикәдән серен яшерергә өйрәнмәгән иде, барысын да сөйләде дә бирде. Боларны ишеткәч, Зөбәрҗәт ханбикә ни кылырга белми интекте, соңыннан «углан янына кереп аңлашырга кирәк» дигән фикергә килде. Ходайның хикмәте, элек анасы белән сөйләшми-нитми һични кылмый торган иде, тәхеткә утыруга кинәт үзгәрде дә китте бу бала. Ә бит ханбикә-ана бер дә болай булыр дип уйламаган иде, киләчәктә дә угланы бар нәрсә турында анасы белән киңәшер дип өмет иткән иде.

      Кичкә таба ханбикә колагына янә бер яман хәбәр килеп иреште. Угланы Илһам әмир Хаҗиның кече угланын сарай мәдрәсәсеннән куып җибәргән. Бусына һич тә ышанмалы түгел иде, әмма төн җитүгә, бу хәл дә раслангач, карт ханбикә тәмам чарасыз калды. Ичмасам, киңәшер кешесе дә юк, һич югы, Назлыгөле янында булсын иде. Нигә, әйтик, ул каты маңгайга, баласын алып, анасы янына кунакка булса да килеп китмәскә икән?! Абасы җибәрмиме? Аны тагын Мөрем каласына яу чапкан, әлеге юлбасарлардан үч алган дип сөйлиләр. Бу ни хәл бу, нигә орыш вә кан коюдан туймый бу ир-ат?!

      Сәлим хан вафат булмаса, бәлки, Болгарда бу хәлләргә юл куелмас та иде. Узынды балалары, узындылар. Чәчләренә чал кергән, ә акыл сырлары саега бара.

      Баштарак Зөбәрҗәт ханбикә тәхет ягына керер һәм элекке урынына утырыр иде. Ә хәзер әнә Илһам угланы аны олы мәҗлесләргә дә дәшми башлады.

      Кызы Назлыгөл исенә төшүгә, ханбикә Зөбәрҗәтнең күз алдына оста Дәүран да килеп баса иде. Һәм кияү күләгәсендә шундук Туйбикә шәүләсе дә калкыр иде. Ә аңа ияреп, билгеле инде, Сәлим хан рухы да туар. Нишләп ул Туйбикә исемен ишетүгә һәрчак югалып калыр иде икән? Аны һаман яратуы идеме? Әллә соң аның колчурасы Алпарныкы булуына үртәлүеме?.. Хан булса да бит, ятакка яткач, барча кеше дә бертигездер шул. Сәлим хан яшьлегендә Туйбикәне сөйгән булгандыр. Шуңа күрә, мәрхүмәнең исеме чыккан саен, бер-бер халәт кичергәндер.

      Ир-канаты «Туйбикә» дип еш телгә алгалагач, Зөбәрҗәт ханбикә оста Алпарны барып күрергә уйлады. Алпар останы күрде дә хатын-кыз буларак бөтен җаны-тәне белән тойды: «кысыр Туйбикә түгел, җиде иргә тап булып бала тапмаган хатын да бу ирдән авырга узачак» дигән нәтиҗәгә килде. Юк, ир-зат ул тиклем тамаша олпат гәүдәле, күзгә ташланырлык матур да түгел иде. Әмма бер Хода белә, ни беләндер үзенә җәлеп итә. Күз карашында идеме бу гайрәт, йөз-кыяфәтендәме – Зөбәрҗәт ханбикә төшенеп бетермәде. Ләкин бер нәрсәгә инанды: хатын-кыз яратырлык иде оста, Туйбикә ябышып ятарлык иде. Дәүран да әнә суеп каплагандай атасына охшаган, гәрчә күз-кыяфәтендә Туйбикә